Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районының тугызынчы сыйныф укучысы Бөтенроссия фәнни конкурсында билгеләп үтелде

«Инноватика» Усад күппрофильле лицее укучысы Регина Сухарева «Лобачевский. Прорыв» Бөтенроссия фәнни тикшеренүләр конкурсында чыгыш ясады.

    Конкурс Казан федераль университетында узды. Анда Россиянең 65 төбәгеннән 4 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәрге 2142 мәктәп укучысы катнашты. Йомгаклау этабына 1337 яшь тикшеренүче чыкты. «Лобачевский. Прорыв» конкурсы — бу җитди сынау, анда балалар илнең иң яхшы укучылары белән көч сынаша.

«Инноватика» Усад күппрофильле лицееның 9 «К» сыйныфы укучысы Регина Сухарева «Экологик хокук бозуларны хокукый җайга салу» дигән эше белән хокук белеме секциясендә искиткеч чыгыш ясады. Ул Россиянең төрле почмакларыннан килгән яшьтәшләрен артта калдырып, беренче урынны яулады. Сәләтле укучыны әзерләгән өчен фәнни җитәкчегә — җәмгыять белеме укытучысы Роза Әхмәтовага аерым рәхмәт белдерелде.
Регинага ирешкән уңышларында тукталып калмавын һәм яңа фәнни үрләр яулавын телибез!
Фото: «Инноватика» күппрофильле лицее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев