Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районының «Ультра Барби» командасы — КВН дөньясында Татарстан горурлыгы!

Шатлыклы хәбәр: Лаеш районы Усады авылының яшь КВНчылар командасы Сочида узган дәрәҗәле турнирда «Синергия» университетының махсус призына лаек булган бердәнбер Татарстан вәкиле булды. Финалда безнең балалар илнең иң көчле коллективлары белән көч сынашты һәм талантының чиксез булуын тагын бир тапкыр исбатлады!

  Зур җиңүгә юл
«Белогорье» яшьләр үзәге хәбәр итүенчә, «Здоровое поколение» (Усады) күппрофильле лицееның «Ультра Барби» командасы 19–25 апрель көннәрендә Сочида узган «Яшьлекнең язгы кубогында» («Весенний кубок юности») уңышлы чыгыш ясады.
Финалда Россиянең төрле почмакларыннан — Тюмень, Белгород, Астрахань, Самара, Саратов, Тула, Кемерово өлкәләреннән, Ставрополь һәм Краснодар крайларыннан, Бурятия, Крым һәм башка төбәкләрдән килгән 19 иң көчле балалар командасы катнашты. Татарстан данын исә бары тик безнең Лаеш егет-кызлары гына яклады!
Махсус приз — зур хезмәт нәтиҗәсе
Команданың иң зур казанышы — «Синергия» университетының бердәнбер махсус призына лаек булуы. Бу бүләк — яшь КВНчыларыбызның талантын һәм тырышлыгын тануның югары билгесе.
Рәхмәт сүзләре
Бу сәфәрне оештыруда зур ярдәм күрсәткән ата-аналарга һәм Лаеш районы җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Команда җитәкчесе Дмитрий Сафроновка һөнәри осталыгы һәм балаларга илһам биргәне өчен аерым рәхмәт!
Без үз геройларыбыз белән горурланабыз һәм аларны туган районыбызда түземсезлек белән көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев