Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш шәһәренең Совет урамын төзекләндерү тәмамлануга якынлаша

«Кама ягы» хәбәрчесе район үзәгендәге яңа җәяүлеләр урамы буйлап йөрде.

Лаешның Совет урамын үзгәртеп кору эшләре быел яз көне башланды. Безнең газета бу эшләрнең барышын күп тапкырлар яктыртты. Ә эшчеләр ахыргы эшләрен тәмамлаганда, әйдәгез, нәрсә эшләнгәнгәнен карыйк.

Йөрешне Совет һәм Космонавтлар урамнары киселешеннән башлыйбыз. Атаклы чөгә балыгы белән фонтан чәчәк түтәленә әйләндерелгән.

Ә фонтанны күпер астына күчергәннәр.

«Кама диңгезе» яр буена алып баручы юлны яңа брусчатка белән капладылар. Баскычларда коймаларны алыштырдылар. Җәяүлеләр юллары буйлап газон, ә кайбер урыннарда чәчәкләр утыртылган.

Моннан тыш, берничә агач та утыртылган. Әлегә алар бик яшь, әмма берничә елдан соң алар ныгып, лаешлыларны үз яшеллекләре белән сөендерә башлаячак.

Монда шулай ук бик якты булачак: традицион светодиодлы яктырткычлар гына түгел, ә кичке юлчыларга юлны яктыртучы гирляндалар да урнаштырылачак.

Совет һәм Мария Ульянова урамнары киселешендә мәйдан тагын да ныграк үзгәрде. Яңа объект булып мәйдан уртасында төзелгән ротонда тора. Автомобильләр өчен парковка урыннары җиһазландырылган.

Мария Ульянова урамы буенча керү юлы яңадан асфальтланган.

Җәяүлеләр юлы Ленин урамына таба бара. Бу участокта мөһим яңалык — яңгыр канализациясе, ул зур авыш юлларда бик мөһим.

«Кама » кафесы каршындагы мәйданда эшләр әле дә алып барыла. Ә Совет урамының финал өлешендә Ленин урамы белән киселештән яр буена кадәр яңа асфальт җәелгән, яктырткычлар урнаштырылган һәм яңгыр канализациясе монтажлана.

Лаеш районы Башкарма комитетында барлык эшләр 2023 елның 9 сентябрендә Лаеш шәһәре көненә тәмамланачак дип хәбәр иттеләр. Объект «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты һәм «Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы» региональ программасы кысаларында төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаеш Совет урамы