Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләре «Абилимпикс» призерлары булдылар

Владимир Есаулов һәм Никита Посадский конкурс мәйданчыгында Казан энергетика көллияте базасында «Электромонтаж» компетенциясендә үз осталыкларын күрсәттеләр.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең ике тәрбияләнүчесе «Мәктәп укучылары» номинациясендә «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр региональ чемпионатында призер булдылар.

Ярышларда Владимир һәм Никитага тәкъдим ителгән схема буенча электр чылбырын җыярга һәм аның эшчәнлеген күрсәтергә кирәк була. Ярыш нәтиҗәләре буенча Никита Посадский беренче, ә Владимир Есаулов өченче булды.

- Учреждение беренче тапкыр үз тәрбияләнүчеләрен әлеге компетенциядә катнашырга әзерләде, - дип хәбәр итте социаль педагог Татьяна Сәгыйтова.

Фотоны Татьяна Сәгыйтова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге Татьяна Сәгыйтова