Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш ветеринария эксперты Татарстанның иң яхшы биш белгече исемлегенә керде

Зарина Грачева Лаеш район ветеринария берләшмәсендә нибары ел ярым гына эшли, әмма аның белемнәре һәм осталыгы республиканың күп кенә тәҗрибәлерәк ветеринария хезмәтләре хезмәткәрләрен узып китәргә мөмкинлек бирде.

Кичә «Казан» Агросәнәгать паркында Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринария эксперты исеменә конкурс финалы узды.
Анда зона конкурсларында беренче һәм икенче урыннарны алган 11 финалист катнашты.

Үз һөнәрләрендә иң яхшысы исеменә Казан, Чаллы, Әлмәт һәм республиканың башка районнарыннан конкурсантлар ярышты. 

Конкурс финалы теоретик һәм практик этаплардан торды. Баллар суммасы буенча Лаеш ветсанэксперты Зарина Грачева 4 урынга лаек булды!
Чын күңелдән лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

Фотоны Разина Фаяз кызы бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ветеринария хезмәте