Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш халкы гигант баклажан үстерә

Илсур һәм Гөлназ Миңнеәхмәтовлар бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.

— Быел хәтта карбызлар һәм кавыннар да өлгерде, — дип сөйләде Илсур Миңнеәхмәтов. 

«Быел яхшы уңыш җыеп алдыгызмы?» дигән сорауга, хуҗа: «Бик яхшы!»- дип җавап бирде һәм безне түтәлләр янына алып килде. Ә анда зур баклажан үзенең итләч яннарын кояшта җылыта. 

— Өзергә иртәрәк, ул әле өлгереп җитмәгән. Ләкин мин аны үлчәп, фотоны «Кама ягы» белән уртаклашырга вәгъдә итәм, — дип йомгаклады Илсур Миңнеәхмәтов. 

Без мул уңыш серен уртаклашуны сорадык:

«Иң мөһиме — ялкауланмаска, вакытында су сибергә, карап торырга. Шулай ук җирне яратырга һәм көзге уңыш өчен рәхмәт әйтергә. Уңышны җыйганнан соң бакчаны казырга онытмагыз, шулай туфрак йомшак була.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы көз уңышлары гигант баклажан