Лаеш ЗАГС бүлегендә паспортлар тапшырдылар
Ундүрт яшьлек укучылар беренче документ алды.

Автор фотосы.
Никахлашу сараеның ак залына Лаеш районы мәктәпләре укучылары җыелды.
Тантананы Лаеш 2нче мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Полина Федотова башкаруында рус биюе ачып җибәрде.
Аннары «Вперед, Россия» җыры белән солистлар Алия Чернова һәм Филаил Вәлиуллин патриотик рухны күтәрделәр.

Алып баручы Светлана Аристова җыелган балаларны сәламләде һәм котлау өчен сүзне Лаеш районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Айгөл Әмировага бирде.
Балаларны үз гомерләрендә беренче һәм иң төп документ — Россия Федерациясе гражданы паспорты алулары белән котладылар.

Укучыларга шулай ук район башлыгы Илдус Зариповның теләкләрен, сувенир канцелярия продукциясен, «Беренчеләр хәрәкәте» ннән һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсеннән паспорт тышлыкларын һәм значокларын тапшырдылар.

Тантана традицион гомуми фотосессия белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев