Лаеш балалары зоопаркта булдылар
Озата баручыларны һәм экскурсоводны янып торучы күзләр, соклану авазлары һәм балаларның бик күп сораулары көтте.
Фотоны Зөһрә Лезина бирде.
Эссе һава торышы күп балалы гаиләләрдәге балалар, А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек Ордены һәм күрү буенча инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен Казан зоопаркы буйлап экскурсия үткәрергә комачауламады.
Балалар зур кызыксыну белән яңартылган территория буйлап йөрделәр һәм үзләренең яшәү шартларына якынлаштырылган гадәти булмаган вольерларга урнаштырылган хайваннарны карадылар. Паркның барлык хайваннары да каралган, бөтен җирдә чисталык, яшеллек һәм табигый ландшафт.
4тән18 яшькәчә кызыксынучан балалар экскурсоводтан хайваннар төрләре белән актив кызыксындылар, хайваннар дөньясы, зоопаркта үсүче үсемлекләр турында күп сораулар бирделәр. Бәхетле балалар кире кайтканда юл буе зоопаркта яшәүчеләр турында сөйләштеләр.
- Балалар бәхетле булганда, әти-әниләренә дә яхшы, - дип аңлатма бирде шәфкатьлелек Ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев