Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш гимназиясендә “Җиңү бакчасы”

Лаеш районы да бөтенроссия акциясенә кушылды. Аны ике ел элек азат итүче халык батырлыгын мәңгеләштерү өчен Киров өлкәсе укучылары оештырды. Акция "Бердәм Россия" партиясенең "Бакчачы йорты - гаилә нигезе" проекты кысаларында үтә. 1нче гимназия укучылары иртән кунаклар каршылады. Аларга район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Федор Фролов...

Лаеш районы да бөтенроссия акциясенә кушылды.

Аны ике ел элек азат итүче халык батырлыгын мәңгеләштерү өчен Киров өлкәсе укучылары оештырды. Акция "Бердәм Россия" партиясенең "Бакчачы йорты - гаилә нигезе" проекты кысаларында үтә.

1нче гимназия укучылары иртән кунаклар каршылады. Аларга район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Федор Фролов килде. Алар барысы мәктәп яны участогына чыктылар. Анда утырту өчен алмагачлар әзер иде инде.

Михаил Павлович Федор Сергеевичка агач утыртырга булышты: чокыр казыды, лейкадан су сипте. Аннан соң ул үз алмагачын утыртты. Һәр үсентегә аны утырткан кеше исеме язылган истәлек табличкасы беркетелде. Балалар да калышмады, бергәләп агачлар утырттылар. Акциядә районның хакимият органнары, сәяси партияләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Тәҗрибәле бакчачы Федор Фролов мәктәп укучыларына алмагачлар һәм башка үсемлекләрне карау буенча киңәшләр бирде.

-Балаларны хезмәткә өйрәтү бик тә мөһим, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Алар җирдә хезмәт итү бәясен һәм аның кадерен белергә тиешләр.

Укучылар үсентеләрне карарга һәм үз Җиңү бакчаларын үстерергә сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район