Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Лаеш хәбәрләре"ннән “Кама ягы”на кадәр

Нәкъ йөз ел элек, 1920 елның 8 декабрендә, Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр район газетасының беренче номерын ала.

Лаеш районы газетасы исемнәрен һәм милек формаларын берничә тапкыр үзгәртә, әмма һәрвакыт актуаль һәм кирәкле басма булып кала.

Газета оешкан чорында даими чыкмый. Ул берничә тапкыр исемен үзгәртә: «Соха и молот», «Прикамье», «Сталинец», «Большевистский путь», «Сталинское знамя», «Путь Победы», «Камская новь».

Саргайган битләр безгә күп кенә редакторларның, газетачыларның, журналистларның исемнәрен һәм аларның язмышларын җиткерделәр. Мәсәлән, баш мөхәррир Михаил Пятков 1941 елда фронтка китә һәм 1943 елның маенда Орел астындагы сугышларда һәлак була.

Татар телендәге район газетасының чишмә башында танылган журналист, тәрҗемәче һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Мостафин тора. 1944 елда ул «Большевистский путь» газетасы редакторы була, ә бер елдан соң татар телендә «Большевик юлы» газетасының беренче саны чыгарыла. Аның истәлекләре буенча, Лаеш газетачыларының эш тәҗрибәсе турында зур булмаган брошюра чыгарыла.

1959 елда, редакциягә Михаил Щеголев җитәкчелек иткән вакытта, сигезенче сыйныф укучысы Анатолий Белозерцевның Лаеш урта мәктәбе тарихы турында беренче мәкаләләре басыла. Күп еллар узгач Анатолий Константинович СССР һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы, танылган журналист һәм әдәбиятчы була.

Газетаның хәзерге “Камская новь исемен 1965 елда, Лаеш районы яңадан торгызылгач ала. Редактор итеп Виктор Казаковны билгелиләр, соңрак ул «Советская Татария» газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире була. Бу елларда кул белән җыюга алмашка – линотиплы машина, алты көнлек эш атнасына биш көнлек эш атнасы килә.

Бер ара безнең газета базасында эксперимент үткәрелә: урып-җыю вакытында ул атнасына алты тапкыр чыга. Журналистлардан оперативлык, профессиональлек һәм ялларсыз киеренке эш таләп ителә. Редакциягә дистәләгән эшче һәм авыл хәбәрчеләре яза. Аларны һәм стена газеталары мөхәррирләрен конференциягә, слетларга чакыралар. Конкурслар үткәрелә, иң яхшы авторларны бүләклиләр.

1980 елларда «КН» редакциясе КДУ журналистика бүлегенең эксперименталь базасына әверелә. Укытучы Константин Куранов җитәкчелегендә студентлар биредә беренче практика узалар. Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары арасында үткәрелгән социаль ярыш вакытында газета редакцияләре айга бер тапкыр газета битләре белән алмашалар.

1997 елның 16 июлендә «Кама ягы»ның компьютер җыелмасы һәм верстка ярдәмендә эшләнгән беренче номеры чыга. Ул форматы белән ике тапкыр кечерәк, тик анда иске газетадагы кебек дүрт бит түгел, ә сигез бит була. Лаеш районы газетасы заманча технологияләрне республикада беренчеләрдән булып кертә. Ул чорда редактор Ильяс Әминов була.

13 ел дәвамында редакцияне Сергей Козин җитәкли. 2013 елда аңа алмашка Денис Суханов килә. 2017 елда аның инициативасы белән редакциянең вестибюлендә «Камская новь»ның элеккеге редакторларының портретлары галереясе оештырылды. 2018 елда редакция яңа бинага күчте, әмма аңа нигез салучылар булдырган иң яхшы традицияләрне дәвам итә.

Газета заман белән бергә атлый: редакция заманча техника белән җиһазландырылган, узган ел яңа эш автомобиле алды. Кама ягы һәм Камская новь социаль челтәрләрдә үз урынын киңәйтә, Лаеш районыннан читтә укучылар абруен яулый. Социаль челтәрләрдә әбүнәчеләр саны бик тиз арта.

100 ел эшләү дәверендә газета илдә, республикада, районда тарихи үзгәрешләр шаһиты булды, чорларның алышынуы, кешеләрнең язмышлары турында сөйләде, вакыйгалар елъязмасын алып барды. Теләсә кайсы вакытта ул укучыларны актуаль һәм кызыклы материаллар белән сөендерүдән туктамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев