Лаеш христианнары Олы көнне бәйрәм иттеләр
Лаеш шәһәренең София соборында олы көн догалары укылды. Аны иерий Сергий Гришин үткәрде.
23 сәгатьтә гыйбадәтханәдә мәхәллә халкы күп җыелган иде инде. Дин тотучылар чираттан табутта яткан Гайсә сурәтләнгән япма янына килделәр.
Мин дин тотучылар белән аралашып та алдым. Мәхәллә кешесенең берсе, исемен атамауны сорады, гыйбадәтханәгә Иске Пристаньнан җәяү килгән. Минем: “Бу ерак бит, урамда да төн?” дип соравыма ул елмаеп тыныч кына болай диде: “Аллаһ хезмәтне ярата”. Башка бик күпләр кебек ул барлык Аллаһ хакына хезмәтләргә гел җәяү килә, яктылыкның караңгылыкны җиңүен, тормышның терелүен гәүдәләндергән иң зур бәйрәмне бер дә калдырмый.
Гадәттәге Гайсә терелүенә һәм куркыныч хөкемгә багышланган тәүлек әйләнәсе Аллаһка хезмәт барышында берсеннән соң булган төн уртасы догаларыннан соң япманы алтарьга керттеләр. Православие динен тотучы христианнар түземсезлек белән православие дөньясындагы төп вакыйганы көттеләр. Һәм ул булды да!
“Гайсә торып утырды, фәрештәләр күктә җырлыйлар, безне, җирдәгеләрне дә саф күңелең белән данласаң иде” – кыңгырауларның пасха чыңы астында собор тирәли тәреле йөреш булды. Гыйбадәтханәне әйләнеп чыкканда тәреле йөреш Аллаһ табуты мәгарәсенә керү алдындагы кебек ябык ишекләр каршында тукталды.
“Гайсә мәетләрдән терелде, үлем белән үлемне җиңде”, - менә ул – изге хәбәрне җиткерде, аннан соң ишекләр ачылды һәм барысы сөенеп гыйбадәтханәгә Аллаһ рухына укылган литургиягә керде. Хезмәт барышында рухани, күп тапкырлар киемен алыштырып, дин тотучыларның барысын йөреп чыкты һәм көчле тавыш белән: “Гайсә торып утырган!” дип кабатлады һәм мәхәллә халкы аңа һәр юлы:”Чынлап торып утырган!” дип җавап бирде.
Бу төндә мин дин тотучыларның шатлыктан йөзләрендә елмаю күрдем, һәр кайсы иң мөһим нәрсә турында үзенең теләкләрен тыныч кына әйтүләренә шаһит булдым. Ә алары иң кыен чакларда да яшәргә һәм исән калырга булышалар.
Барыгызны бәйрәм белән! Олы көн белән! Гайсә торып утырган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев