Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы торак тапшыру буенча еллык планны арттырып үтәде

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан Лаеш муниципаль районының отчет сессиясе булды.

Эшлекле сәфәр кысаларында утырышта Премьер-министр урынбасары – Татарстан

Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Отчет сессия кунакларын Лаеш район мәдәният йорты фойесендә компанияләр,

эшмәкәрләр, хуҗалыклар, оешмалар һәм учреждениеләр җитештергән продуктлар һәм

казанышлар күргәзмәсе каршылады.

Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов узган елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты. Үз

чыгышында ул 2021 елда Лаеш районының Татарстан Республикасы муниципаль

берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында беренче урынга чыгуына басым

ясады.

-Отчет чорда Лаеш районының эре һәм уртача предприятиеләре тарафыннан 56,7

миллиард сумлык товар җитештерелгән, эшләр башкарылган һәм хезмәтләр күрсәтелгән,

бу алдагы ел белән чагыштырганда 120%, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе.

Муниципаль берәмлек икътисадына керткән зур өлешнең 70%ы сәнәгать компанияләренә

туры килә. “Казан май комбинаты”АҖ шундый эре товар җитештерүче булып тора.

-“Казан” халыкара аэропорты, “Тулпар” ГК, “Авиасервис” ЧҖҖ һәм “ЮВТ-Аэро” кебек

предприятиеләр булу район территориясендә авиация кластеры булуы турында сөйләү

мөмкинлеге бирә, - дип өстәде район башлыгы.

Бизнес эшенә ярдәм итүдә электрон интернет-сату үсеше уңай йогынты ясый: Ozon,

Wildberris һәм KazanExhress мәйданчыклары.

-Бу тиз үсә торган бизнес хәтта кечкенә авыллардагы эшмәкәрләргә дә үз продуктларын

бар дөнья сәүдә мәйданчыкларында сату мөмкинлеге бирә. Бүгенге көнгә районның 306

эшмәкәре маркетплейсларда теркәлгән, электрон интернет-сатуның 89 объекты ачылган,

шул исәптән заказ бирүнең 81 пункты һәм сигез постамат.

Районда халыкны эчәргә яраклы су белән өзеклекләрсез, аеруча җәй көнендә, тәэмин итү

мәсьәләсе контрольдә.

-Өстәмә артезиан скважиналары бораулау, суэтем башнялар урнаштыру һәм суүткәргеч

челтәрләрне алыштыру зарур, - дип хәбәр итте спикер. Министрлар Кабинеты кушуы

нигезендә районның җиде авылы өчен 240 миллион сумлык төзү-монтажлау эшләре

буенча проект-смета документлары эшләнгән, аларга дәүләт экспертизасы уңай бәя бирде,

- дип өстәде ул. Агымдагы елда Столбище авылында су белән тәэмин итү челтәре төзү

эшләрен башлау турында карар кабул ителде, бу эшләр 50 миллион сумга төшәчәк.

Ел саен торак фонд төзү һәм ремонтлау, коммуналь һәм юл инфраструктурасын төзәтү

буенча планлы эш алып барыла. 2021 елда район гомуми суммасы 2 миллиард сум булган

26 программада катнашкан ( 2021 елда гамәлдә булган 50дән).

-Безнең район торак төзелеше күләме буенча алда бара. Пландагы 160 мең квадрат метр

урынына 167 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. План 4%ка арттырып

үтәлгән, - дип әйтеп китте район башлыгы.

Лаеш районында өй яны территорияләрен төзекләндерү буенча да шактый эшләнгән.

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында 46 миллион сумлык эшләр башкарылган.

Күп квартирлы йортларның барысының ишегаллары 2024 елга кадәр төзекләндереләчәк.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2021 елда район эшчәнлегенә бәя бирде.

-Татарстанның уңышлы социаль-икътисади үсеше һәр муниципалитет үсешенә бәйле.

Республика Президенты да көн саен урыннардагы эш торышын игътибарда тота. Лаеш

муниципаль районы үсеше дә көн үзәгендә. 2021 ел йомгаклары буенча район беренче

урында, моңа башлык командасы, район территориясендә эшләүче предприятиеләр һәм

җирле халык тырышлыгы белән ирешелде, - дип басым ясады министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево отчетная сессия отчетная сессия Лаишевского муниципального района