Лаеш районы башлыгы ярдәме белән ифтар үтте
Ул изге Рамазан аеның 25нче көнендә булды. Бар район мөселманнары тәравих намазына җыелды. Кояш батуга азан яңгырады. Намаз беткәч алар алдан әзерләнгән су белән авыз ачтылар һәм кичке ашка киттеләр. Авыз ачу өчен мәчет ишегалдында чатыр урнаштырылган, анда ир-атлар ризык кабул итте. Гадәт буенча хатын-кызлар аерым - мәчет бүлмәсендә авыз...
Ул изге Рамазан аеның 25нче көнендә булды.
Бар район мөселманнары тәравих намазына җыелды. Кояш батуга азан яңгырады.
Намаз беткәч алар алдан әзерләнгән су белән авыз ачтылар һәм кичке ашка киттеләр.
Авыз ачу өчен мәчет ишегалдында чатыр урнаштырылган, анда ир-атлар ризык кабул итте. Гадәт буенча хатын-кызлар аерым - мәчет бүлмәсендә авыз ачтылар.
Ризык 120 кешегә әзерләнгән иде. Сый арасында - ит, яшелчә, җиләк-җимеш, камыр әйберләре, соклар. Ашап алгач мөселманнар дога кылдылар.
-Безнең шәһәребез һәм районыбыз күзгә күренеп матурлана, - дип мөрәҗәгать итте дин тотучыларга имам мөхтәсиб Рәфгать хәзрәт Гатауллин. - Бездә барлык диннәр дус, тату яши. Безгә район башлыгы гел ярдәм итә, барлык мәчетләребез аның булышлыгы белән эшли, тиздән 25нче мәчет ачыла, ә бу инде дин тотучылар өчен шатлыклы вакыйга.
Михаил Афанасьев җавап сүзе белән чыкты.
-Без нинди дин тотуыбызга карамастан, тату яшибез, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович. - Без шатлыкта да, кайгыда да бергә. Безнең илебез һәм безнең республикабыз көче нәкъ менә шунда. Быел ике вакыйга бер көнгә туры килә: ураза гаете һәм могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсенә гөмбәз кую. Бу халыклар һәм диннәр дуслыгын күрсәтә.
Рамазан ае якшәмбе, 25 июнь көнне тәмамлана. Мөселманнар ураза гаетен бәйрәм итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев