Яңа ел җитәргә берничә көн кала балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы бүлеге участок уполномоченныйлары социаль-имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны котлый башладылар.
Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары кигән полиция хезмәткәрләре бәләкәчләргә бүләкләр тапшырдылар. Районда андый гаиләләр 39. Яңа ел бүләкләрен Каипы,...
Яңа ел җитәргә берничә көн кала балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы бүлеге участок уполномоченныйлары социаль-имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны котлый башладылар.
Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары кигән полиция хезмәткәрләре бәләкәчләргә бүләкләр тапшырдылар. Районда андый гаиләләр 39. Яңа ел бүләкләрен Каипы, Нармонка, Сокуры, Имәнкискә һәм башка җирлекләр балалары алды.
Кечкенә Риана Изотова Лаешта яши. Ул әле генә уянды һәм үз өйләрендә мондый әкияти геройларны очратуны көтмәгән иде. Әмма кыз бүләкне бик шатланып алды һәм Яңа елның төп геройлары белән фотога төшәргә ризалашты, дөрес әбисенең кулында гына.
25 Октябрь исемендәге поселокта ике бала янына бардылар. Василиса Миронова башта оялып абыйсы артына качты. Кыш бабай аннан узган елда үзен яхшы тоттыңмы дип сорады. Кыз раслап баш каккач аңа Кар кызы белән бергә яңа ел бүләген тапшырды.
\
м
Бу поселокта икенче йортта полицийскийлар Артем Татарников янына керделәр. Мәктәп укучысы кунакларга бик куанды. Ул бик тиз итеп яңа ел шигырен сөйләде һәм шуның белән Кыш бабайны аптырашта калдырды. Аңа шигырен тагын бер кат акрын гына сәнгатьле итеп сөйләргә туры килде. Ә малай бүләккә ничек шатланды! Күзләре бәхеттән яна башладылар.
Акция яңа ел каникуллары барышында дәвам итәчәк. Яңа ел могҗизаларына әле күп балалар шатланыр.
Нет комментариев