Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы өчен тавыш бир

ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлешкә республика конкурсы игълан ителгән. Җиңүчеләр халык тавыш бирүе юлы белән билгеләнәчәк. Татарстанлыларның һәркайсы туган районы өчен үз тавышын бирү мөмкинлегенә ия. Моның өчен ТР муниципаль берәмлекләренең порталына керергә һәм "ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы...

ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлешкә республика конкурсы игълан ителгән.
Җиңүчеләр халык тавыш бирүе юлы белән билгеләнәчәк. Татарстанлыларның һәркайсы туган районы өчен үз тавышын бирү мөмкинлегенә ия. Моның өчен ТР муниципаль берәмлекләренең порталына керергә һәм "ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлешкә республика конкурсы" рубрикасына басарга яки http://msu.tatarstan.ru/ngkonkurs2018.htm ссылкасына күчәргә кирәк. Аннан соң бары ике сорауга җавап бирү сорала: 1) Сезгә районыгыздагы үзәк яңа ел чыршы бәйрәме ошадымы? 2) Яңа ел чыршысы янында үткәрелгән чаралар Сезгә ошадымы? 5 баллы шкала буенча бәяләгез. Тавыш бирү 26 гыйнварга 23.59 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Лаешта үзәк чыршы янында берничә искиткеч бәйрәм булып узды. "КЯ" алар турында газета битләрендә дә, сайтта да язды. Кызыклы сценарийлар, хушны алырлык костюмнар, мавыктыргыч уеннар, дәртле музыка, тәмле балык шулпасы - болар һәм башка күп нәрсәләр кышкы каникулларны онытылмаслык итте.
Район кешеләре фикере
Ольга Ульянова, 25 Октябрь исемендәге поселок
Миңа балык шулпасы фестивале бик ошады. Мин кызым белән Лаешка даими төстә яңа ел бәйрәмнәренә киләм, чөнки монда баланы кызыксындырырлык әйберләр бар. Быел да ул атта йөрде, тимераякта шуды, тау шуып уйнады. Өйдә дә чанада шуарга була, әлбәттә. Әмма монда үзенчәлекле, бәйрәм атмосферасы!
Илшат Мөбарәкшин, Татар Сараланы
Мин балык шулпасы фестивалендә катнаштым - ул бик шәп булды! Безнең пешергән ризыгыбызны татып караган кешеләр бик канәгать калдылар. Алар киләсе елга да моңа ошаган чара булырмы дип кызыксындылар. Безгә, фестивальнең турыдан-туры катнашучылары күңеленә дә бу бәйрәм бик хуш килде. Сый-нигъмәтләрне шаяртулар белән әзерләдек, шуңа күрә бер дә туңмадык, гәрчә шактый салкын булса да. Ә ризыклар төрле иде: кыздырылган һәм пешкән балык, шашлыклар. Тәмле исләр, саф һава, учак, күңелле компания, музыка - тагын да яхшырак нәрсә булырга мөмкин? Сүз уңаеннан, быел Татар Сараланының яшьләре Лаешка чыршы ачылуга махсус килделәр. Һәм күп яхшы тәэсирләр белән кайттылар. Яңа елны "бик яхшыга" үтте дип саныйм!
Светлана Моденова, Лаеш
Мин балык шулпасы фестиваленә алты яшьлек оныгым белән килдем. Аттракционнарга аның исе китте! Барысында да диярлек уйнап карады. Безгә Мәскәү өлкәсеннән килгән кунаклар бездә Яңа елны ничек күңелле каршылауларына аптырап калдылар. Мондый шәп бәйрәмдә беренче тапкыр булулары турында сөйләделәр. Чыннан да, яңа ел кәефе хөкем сөрде: самавырлар кайнады, балык шулпасы исе белән үзенә тартып торды, музыка биергә чакырды, зур курчаклар селфи төшерергә әйдәде... Тагын күп нәрсә турында сөйләргә була. Бер сүз белән әйткәндә, бу супер бәйрәм булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район