Лаеш районы кешеләре Зур гаилә үзе бәхет ул
Бер үк вакытта яраткан әни һәм бизнеста да уңышлы булу - җиңел эш түгел. Әмма Трусеневлар гаиләсе үз тормышын кискен үзгәртә, үзен яңа эштә таба алган һәм өч ул тәрбиялиләр. Диана һәм Михаил Трусеневлар элек Казанда яшәгәннәр. Уллары Лука тугач анда аллергия булуы ачыклана, ул начар йоклый. Алар май бәйрәмнәренә...
Бер үк вакытта яраткан әни һәм бизнеста да уңышлы булу - җиңел эш түгел. Әмма Трусеневлар гаиләсе үз тормышын кискен үзгәртә, үзен яңа эштә таба алган һәм өч ул тәрбиялиләр.
Диана һәм Михаил Трусеневлар элек Казанда яшәгәннәр. Уллары Лука тугач анда аллергия булуы ачыклана, ул начар йоклый. Алар май бәйрәмнәренә табигатькә чыгалар, шунда калалар да: бала яхшы йоклый, саф һава уңай тәэсир итә. Бераз вакыт үткәч ир белән хатын үз фермаларын булдырырга хәл итәләр. Кибеттән алган ризыкларның сыйфаты ошап бетми, ә үсеп килүче гаиләне экологик чиста ашамлыклар белән тәмле итеп ашатасы килә. Балалар сәламәтлеген кәҗә сөте белән ныгыталар.
-Без кәҗәләрне 2012 елда алдык, - дип сөйли Диана Фердинандовна. - Аларны Тверь өлкәсеннән алдык. Мин саварга өйрәндем, соңрак кәҗә сөтеннән сыр ясый башладым. Ирем җайланма белән булышты. Безнең эшнең тарихы шулай башланды.
"Я люблю" гаилә экофермасы менә берничә ел инде натураль сырлар,йогуртлар һәм сөт җитештерә. Михаил Трусенев клиентларга һәм рестораннарга продуктларны үзе илтә, шуңа күрә аның эш көне сәгатьләп бүленгән. Диана терлекләрне карый, сыр ясый һәм улларын үстерә.
-Күп нәрсә оешканлыктан тора, - дип саный күп балалы ана. - Мин иртә торырга һәм берничә эшне бер юлы башкарырга ияләштем. Мәсәлән, кәҗәләр сауганда яки ашарга әзерләгәндә аудиокитап яки музыка тыңлыйм. Төрле эшне катнаштырырга өйрәнү мөһим, шул чакта барысына җитешеп була. Эш тә эшләргә, балалар белән утырырга да, үзеңә дә вакыт табарга.
Трусеневларның өч варислары бар. Өлкәне Лукага - 13, уртанчысы Иванга тугызынчы яшь. Иң кечесе - Фаддей, аңа өч яшь. Кечкенә булуга да карамастан аның эше бар.
-Балалар чын ярдәмчеләр, - дип сөйли Диана Фердинандовна. - Лука кошларны ашата, кәҗәләр көтә. Шулай ук минем белән ярминкәләргә йөри, бу аңа бик тә ошый. Ваня сырлар үлчи һәм бәяләрен яза. Ә Фаддей савыт-сабаны машинага тутыра һәм тузан суырта, кәҗә бәтиләрен ашатуда булыша. Гаиләнең һәр әгъзасы уртак эшкә үз өлешен керткәндә генә уңышка ирешеп була.
Трусеневлар гаиләсе экоферманы туристик истәлекле урын сыйфатында үстерергә планлаштыра.
-Көнбатышта экологик туризм бик популяр, - дип сүзне дәвам итә Диана Фердинандовна. - Ни өчен әле моны Татарстанда да эшләмәскә? Безнең Лука алдан күрүчән егет, үз кибетен ачу, ферма буйлап экскурсияләр үткәрү турында хыяллана.
Уңган өч бала әнисе һәр бала сәләтле дип исәпли. Аларны фәкать үстерергә генә кирәк.
-Без беркайчан да улларыбызга ниндидер эш белән шөгыльләнегез дип басым ясамыйбыз, үгетләмибез, - дип аңлатып үтә Диана Трусенева. - Киресенчә, нинди омтылышлары булуны карыйбыз. Менә Луканың чит телләр белән кызыксынуы бар,шуңа күрә ул инглиз һәм немец телләре өйрәнә, күп укый. Биология белән дә мавыга. Кулы җиңел, ул утырткан орлыклар тиз тишелә. Ә уртанчы улыбыз спортчы булып үсә. Ул гимнастика буенча ярышларда беренче урын алды.
Күп балалы ана балалар тәрбияләү яки хуҗалык алып бару турында башкаларга киңәшләр бирергә яратмый.
-Һәр кеше үз тормышын үзенчә кора, - дип сүзен тәмамлый ул. - Без ирем белән улларыбызның кызыксынуларын үстерергә булышабыз һәм аларның күзаллауларын киңәйтәбез. Кем булырлар - үзләре хәл итәрләр. Без аларның карарын хуплаячакбыз. Шулай да балаларыбызның берсе безнең эшне дәвам итүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев