Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы территориясендә фейерверклар ату рөхсәт ителгән мәйданчыклар

Петардалар һәм фейерверклар аттырганда иминлек таләпләрен бозу бәхетсезлек очрагы яки янгын сәбәбе булуы мөмкин. Шуңа күрә яңа ел күңел ачулары өчен махсус җиһазландырылган урыннар билгеләнгән. Татар Янтыгы - сабантуй урыны; Атабай - сабантуй урыны; Татар Сараланы - Татарстан урамы, авыл мәдәният йорты артында; Ташкирмән - яр буе зонасында, түбәнлектә; Макаровка...

Петардалар һәм фейерверклар аттырганда иминлек таләпләрен бозу бәхетсезлек очрагы яки янгын сәбәбе булуы мөмкин. Шуңа күрә яңа ел күңел ачулары өчен махсус җиһазландырылган урыннар билгеләнгән.

Татар Янтыгы - сабантуй урыны; Атабай - сабантуй урыны; Татар Сараланы - Татарстан урамы, авыл мәдәният йорты артында; Ташкирмән - яр буе зонасында, түбәнлектә; Макаровка - яр буе зонасында; Кече Елга - зираттан Полянка ягына таба 300 метр ераклыкта; Шуран - торак пункттан суэтем башнясы ягына таба 300 метр ераклыкта; Полянка - торак пункттан Имәнкискә авылы ягына таба 300 метр ераклыкта; Лаеш 26 Партсъезд урамы буенча спорт мәйданчыгы; Имәнкискә - Полянка ягына таба 300 метр ераклыкта; Чирпы - Брысса елгасы ягына таба 300 метр ераклыкта; Меретяк - авылдан чыгу ягында 300 метр ераклыкта; Урта Девятово - Камышевская урамы, сул яктан басу; Емельяново - елга аркылы күпер янындагы басу; Смолдеярово - Чирпы һәм Смолдеярово арасындагы басу; 25 Октябрь исемендәге поселок - Центральная урамы (үзәк мәйдан); Александровка - авыл мәдәният йорты янында; Державино - Агайбаш урамы (49 нчы йорт артында); Хәерби - футбол кыры; Нармонка - Низовая һәм Центральная урамнары кисешкән урын, сабантуй үткәрү урыны; Орел - Строительная урамы; Пәрәү - авылдан чыкканда 300 метр ераклыкта (торак пунктның көньяк-көнчыгыш ягында).

Башка урыннарда фейерверклар аттыру киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево фейерверки