Лаеш районында яшәүче йөзяшьлек туган көнен билгеләп үтте
Быел Пәрәү авылында яшәүче Мәрьям Гыйлмән кызы Шакирова йөзяшьлек туган көнен билгеләп үтте. Тантана сәбәпчесенең капкасы иртәдән үк ачык. Йортында күпсанлы туганнары мәшәкатьләнәләр - Мәрьям Гыйлмановнаның кызы, өч оныгы, сигез оныкчыгы, инде бишенче буын оныклары бар. Яшәүчене район башлыгы Михаил Афанасьев котларга килгән. Ул чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, шулай ук...
Быел Пәрәү авылында яшәүче Мәрьям Гыйлмән кызы Шакирова йөзяшьлек туган көнен билгеләп үтте.
Тантана сәбәпчесенең капкасы иртәдән үк ачык. Йортында күпсанлы туганнары мәшәкатьләнәләр - Мәрьям Гыйлмановнаның кызы, өч оныгы, сигез оныкчыгы, инде бишенче буын оныклары бар.
Яшәүчене район башлыгы Михаил Афанасьев котларга килгән. Ул чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, шулай ук Россия һәм Татарстан Президентларыннан открыткалар укыды.
- Йөз яшь тулу бүген шактый сирәк күренеш, - диде Михаил Павлович. - Бары тик тату һәм бердәм гаиләдә генә шундый олы яшькә кадәр җитәргә мөмкин. Аралашу бәйрәм табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев