Лаеш районына Каравон кире кайтты
2020 елда мәҗбүри тәнәфестән соң рус фольклоры фестивале Каравон кабат кунакларны җыя

Иртәдән үк тамашачылар җыела башлады. Быел юбилей Каравонына бөтен илдән 150 фольклор коллективы һәм 350 халык һөнәрчелеге остасы килде. Авыл урамнары шарлар һәм тасмалар белән бизәлгән, сәүдә җәелдерелгән.

Ярминкә рәтләре инде кунакларны рус традицион кухнясы, халык сәнгать һөнәрләре һәм җирле осталарның эшләнмәләре белән сөендерә.
Никольский кабат авыл көнкүреше һәм зур бәйрәм атмосферасына чумды, аны барысы да сагынып өлгергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев