Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында дөнья рекорды куелды

Лаеш районы территориясендә, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә 27 сентябрьдән 29ына кадәр IT-белгечләр, программистлар һәм дизайнерларның «Цифровой прорыв» конкурсы финалы үзды, ул катнашучылар саны буенча дөнья рекорды куйды.

Конкурсантлар «Бизнестрек», «Роботрек», «Админтрек», «Кодетрек» номинацияләрендә үз мөмкинлекләрен күрсәттеләр. «Цифровой прорыв»ның төп программасында 20 команда җиңүче булды. «Казан Экспо» мәйданчыгында бер үк вакытта Россиянең 77 төбәгеннән 3 меңнән артык айтишник эшләде. Катнашучылар арасында А.П.Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да бар иде.

«Россия — страна возможностей» коммерциячел булмаган автоном оешма 28 сентябрьдә дөньяда иң массакүләм хакатон (хакатон – эшкәртүчеләр форумы) буенча рекордка гариза бирде.

 

Моннан алдагы рекордны узган елның августында Согуд Гарәбстанында (2900 кеше) теркәделәр. Быел исә – 3 меңнән артык кеше.

 

«Цифровой прорыв» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясау тантанасы Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында үтте.

Бөтенроссия конкурсы санлы технологияләр өлкәсендә белгечләр потенциалын ачыклау һәм ачуга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев