Лаеш районында кадетлар саны артты
Кадет сыйныфлары - А.П.Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбенең визит карточкасы.
Алар 2006 елда ачылган иде. Бу вакыт эчендә 312 кеше туган мәктәбе намусын якларга ант бирде.
Кадетлар иң югары дәрәҗәдәге ярышларда Лаеш районын лаеклы тәкъдим итәләр. Мәсәлән, ел саен Мәскәүдә Строй һәм җыр смотрында беренче урынны алып баралар. 2017 елда Екатеринбургта «Россия уллары һәм кызлары» икенче Бөтенроссия патриотик конкурсында икенче гомумкоманда урыны һәм строй әзерлегендә беренче урын алдылар. Ә Казанда шул ук елда «Тату сыйныф серләре» дигән ата-аналар комитетларының республика конкурсында җиңделәр.
2018 елда яшь патриотларның “Җиңүгә тигезләнү!” XVI Халыкара слетында һәм «Яшь армиячеләр, алга!» хәрби-спорт уенының республика этабында искиткеч яхшы чыгыш ясадылар.
2019 елда кадет Мартин Акопян армия кул сугышы буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры булды.
Столбище кадетлары - кадет формасы киюләренә бер минутка да үкенмәгән гади малайлар һәм кызлар призлы урыннар алган конкурслар һәм ярышларны озак санарга мөмкин.
Ә күптән түгел генә сынау срогын лаеклы үткән тагын 35 укучыга «Кадет» дигән мактаулы исем бирелде.
- Сез мәктәбебез аның исемен йөртүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышевка туры килергә тиеш. Үз Ватаныбызның патриотлары булырга, кече мәктәп укучыларына үрнәк булып торырга тиеш, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Ирина Романова.
Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьевның, Федор атакайның, Ришат хәзрәтнең, Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Владимир Михеевның котлаулары яңгырады.
Тантана тәмамланды, ә ата-аналар һәм балалар таралышмады - алар иң яхшы ракурсны сайлап фотога төштеләр. Чөнки фотографияләргә карата таләпләр бик югары иде: һәр көнне кадетлар сафына алмыйлар бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев