Лаеш районында Каравонны бәйрәм итү турында сөйләүне дәвам итәбез
Хәзерге вакытта Никольский авылында махсус мәйданчыкларда концерт, уен һәм театральләштерелгән программалар эше дәвам итә.
Никольский урамнарында халык һөнәрчелегенең киң колачлы ярминкәсе бара. Барлык теләүчеләр «Петрушкин двор» театральләштерелгән тамашасын карый алалар яки халык сәнгать һөнәрләре һәм балалайкада уйнау буенча осталык сәгатьләрендә катнаша алалар.
Металлдан коелган әйберләр ясау һәм җитештерү буенча «Тимерчелек утары» осталык сәгатҗләре зур популярлык казанды. Үз көчеңне «Молодецкие забавы»да сынап карарга була, көч һәм җитезлекне чарларга мөмкин.

«Казачий перепляс» – көч һәм җитезлектә икенче ярыш. Анда башкаручы хәрәкәтләрнең индивидуальлеген, характерын, виртуозлыгын күрсәтә.
Рифмаланган өземтә яратучылар да такмаклар конкурсында катнаша ала. Теләге булган һәркем борынгы припевкалар, әкиятләр һәм үзләре иҗат иткән куплетлар күрсәтә.

Шулай ук фотозонанар, рус традицион кухнясы, әйлән-бәйлән аланы һәм башка аттракционнар эшли.
Бәйрәм кунаклары «Каравон-2021»нең төп кунагы - Тина Кузнецованың чыгышларын көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев