Лаеш районыннан Татарстанның легендар бренды билгеләнде
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстанның 100 легендар бренды» халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.
Тавыш бирүдә 20 гыйнвардан 6 апрельгә кадәр барлыгы 200 мең кеше катнашты. Интернеттан файдаланучылар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрне тәкъдим иткән 900 брендның иң яхшыларын сайлап ала алдылар.
Беренче этап барышында (20 гыйнвардан 21 февральгә кадәр) икътисадның 16 тармагында яраткан брендларны сайладылар һәм, нәтиҗәдә, 57 иң яхшысы билгеләнде. Икенче этап вакытында (1 марттан 6 апрельгә кадәр) Татарстан халкы төбәкнең 43 районында берәр брендны сайлады.
Лаеш районы, Буа һәм Саба районнары белән беррәттән, бирелгән тавышлар саны буенча лидерлар рәтендә булды. Тавыш бирү активлыгы буенча Алексеевск, Мөслим, Баулы, Яңа Чишмә районнары алда барды. Конкурсны оештыручылар сүзләренә караганда, ялган тавыш бирү омтылышлары кисәтелгән. Күпчелек тавыш җыйган катнашучыларның нәтиҗәләре юкка чыгарылган.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Лаеш районының легендар бренды итеп «Сәламәт продуктлар фабрикасы» сайланган. Тавыш бирүнең йомгаклау нәтиҗәләре http://100brand.ru сайтында урнаштырылган.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев