Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш Россия башкаласыннан кунаклар кабул итте

“Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының үстерүче предмет-киңлек мохитен мәктәпкәчә белем бирү ФГОСына ярашлы төстә оештыру” семинары Татарстаннан, Мәскәү һәм Самарадан катнашучылар кабул итте.

Семинар программасы “Рябинка” балалар бакчасына барудан башланды, анда кунакларны өлкәннәр дә, балалар да җылы каршылады. Семинарда катнашучыларның бер төркеме музыка залында урнашты, монда аларга балалар өчен үстерүче материаллар җыелмалары тәкъдим иттеләр. Икенчесе спорт залына үтте. Анда ГТО нормаларын тапшыруга тест үткәрү Үзәге җитәкчесе Владислав Егоров белән әзерлек төркеменең 6-7 яшьлек балалары белән ГТО нормаларын тапшыру буенча дәрес булды. Педагогик хезмәткәрләр алдында “Юл патруле” юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды агитбригадасы чыгыш ясады.

Чара Лаеш районы Мәгариф идарәсендә дәвам итте. Семинарда катнашучыларны ТР ИРО ДПО ГАОУның мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Гөлназ Хәмитова һәм район Мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова сәламләде. Мәскәүлеләр үстерүче предмет-киңлек мохитен оештыруның басма проектларын һәм программа-методик китап комплексларын, инновацион технологияләрен һәм “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” программасы аспектларын тәкъдим иттеләр. Самарадан килгән кунаклар булачак инженерларны ничек үстерергә, шулай ук мәктәпкәчә балалар өчен макро/микро-техномохит оештыруның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Нәтиҗәле эшләп, семинарда катнашучылар яңа белемнәргә ия булдылар, тәҗрибәләре һәм эшләнмәләре белән уртаклаштылар, аралашу һәм хезмәттәшлектән уңай тәэсирләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рябинка Лаеш районы мәктәп балалар бакчасы