Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
җәмгыять

Лаеш Татарстанның медицина хезмәткәрләрен кабул итте

Медицина хезмәткәрләре көненә һәм ДРКБның 40 еллыгына багышланган Сабантуй шәһәр мәйданына 2000нән артык кеше җыйды. Людмила Никифорова Автор фотосы Ак тауларда булган масштаблы бәйрәмдә РКБ, ДРКБ, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре һәм Россиянең 25 төбәгеннән килгән кунаклар -медицина хезмәткәрләре катнашты. Аяз, кояшлы көн, урман, елга, искиткеч программа һәм бик тә...

Медицина хезмәткәрләре көненә һәм ДРКБның 40 еллыгына багышланган Сабантуй шәһәр мәйданына 2000нән артык кеше җыйды.

Людмила Никифорова

Автор фотосы

Ак тауларда булган масштаблы бәйрәмдә РКБ, ДРКБ, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре һәм Россиянең 25 төбәгеннән килгән кунаклар -медицина хезмәткәрләре катнашты.

Аяз, кояшлы көн, урман, елга, искиткеч программа һәм бик тә яхшы оештыру республика тарихында мондый беренче Сабантуйны истә калырлык һәм онытылмаслык итте. Мин аралашкан кешеләрнең барысы шуны раслады.

-Безгә монда би-и-и-к ошады!

-Шундый шәп! Халык һөнәрчеләре әйберләре күргәзмәсе һәм фольклор ансамбльләр зур тәэсир итте.

-Бик яхшы программа, кызыклы ярышлар, күңелле музыка, табигать кочагында пикник. Яхшы ял өчен тагын нәрсә кирәк? Барысы искиткеч!

Сабантуйда катнашучыларны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, Россиянең балалар хастаханәләре берләшмәсе идарәсе рәисе Николай Ваганов, РКБның баш табибы Рөстәм Гайфуллин, Казанның 7нче хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков сәламләде.

ДРКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев шундый зур бәйрәм оештырулары өчен Татарстан сәламәтлек министрлыгына һәм Лаеш районына рәхмәт белдерде. Аны ел саен һәм монда, Лаеш җирендә, үткәрү тәкъдиме яңгырады.

Тантаналы өлештән соң уңышларга ирешкән медицина хезмәткәрләренә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Республика Сабантуен оештыруга зур өлеш кертүе өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка да бүләк тапшырылды. Бәйрәмне оештыручыларның калганнары, шул исәптән Кече Елга мәктәбе укучысы Алик Әхмәдов та бүләккә лаек булды.

Беренче республика Сабантуеның бу өлешен медицина хезмәткәрләре тиз генә оныта алмаслар. Аны ТРның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм популяр шоумен Фәрит Галимов алып барды. Квадоркоптер ярдәмендә һавадан төшерелгән флешмоб, татар эстрадасының танылган артистлары, "Казан" бию театры чыгышы, брейк-данс буенча Европа һәм дөнья чемпионнары "Экшен Мене Крю" үткәргән осталык сәгате, шаян һәм җитди спорт ярышлары... Сабантуй батыры исемен алу өчен билбаулы көрәш барган келәм янына җанатарлар күп җыелды. Лаеш урман хуҗалыгы директоры Руслан Газизуллин баш батыр калды. Аңа ак тәкә бүләк иттеләр. Боларның барысы сәхнәдә барды һәм онлайн режимда зур экранда трансляцияләнде.

Сәгать алтыда командалар йомгак ясау өчен сәхнәдә тезелде. Әмма беренчеләр дә, икенчеләр дә булмады: дуслык җиңде. Көчле алкышлар һәм кычкырган авазлар астында барысына алтын яңгыр яуды.

Видеосюжетны газета сайтының "Видео" рубрикасыннан, ә фотогалерияне - "Общество" рубрикасыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район