Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш техникумында пионериянең 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Советлар Союзының онытылмас балалар оешмасы туган көндә Лаеш техник-икътисад техникумында бәйрәм чаралары булды.

Укытучылар һәм студентларны узган елларның пионер җырлары каршылады, өлкән буын вәкилләрендә сагыну, юксыну хисләре уятты, яшьләрнең кызыксынуын арттырды. Техникум фойесендә пионер оешмасы атрибутлары белән фотозона ясалган. Теләге булганнарның барысы үзләрен пионер итеп хис итә алдылар һәм кызыл байрак фонында фотога төштеләр. Кыю студентлар һәм укытучыларны пионерга кабул иттеләр һәм аларга кызыл галстук тактылар.

Балалар һәм хезмәткәрләр кызыксынып  фотозона янына җыелдылар. Телевизор экранында хезмәткәрләрнең таныш йөзләрен аларның элекке фоторәсемнәре алыштырды – пионер галстуклары таккан кызлар һәм малайлар.

Техникумның оештыручы педагогы Юлия Плескач җитәкчелегендәге инициатив төркем кызыксынучылар өчен балалар оешмасы тарихыннан сораулар язылган белешмәлек ясаган. Анкетаның барлык сорауларына җавап бирүчеләр бүләккә тәмле конфетлар алдылар.

Ә уку занятиеләре тәмамлангач актлар залында пионер оешмасы юбилеена багышланган плакатлар конкурсы һәм концерт булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш техникумында пионериянең 100 еллыгын билгеләп үттеләр