Лаеш укучысы – “Абилимпикс” чемпионаты финалында
Лаеш интернат мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Гөлназ Галәүетдинова “Абилимпикс” төбәк һәм россия чемпионатларында “Социаль эш” номинациясендә җиңү яулады.
Бу Гөлназга VII Милли “Абилимпикс” чемпионатының “Социаль эш” номинациясе финалына чыгу мөмкинлеге бирде. Бу юнәлеш буенча конкурс финалына Россиянең дүрт төбәгеннән дүрт катнашучы чыкты, шул исәптән Гөлназ да. Ул конкурс финалында “мәктәп баласы” категориясендә Татарстан данын яклаячак.
Финал 2021 елның 16-18 ноябрендә Мәскәүдә үтәчәк. Ә хәзер Гөлназ Галәүетдинова остазы Людмила Никонорова җитәкчелегендә конкурска әзерлекне дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев