Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш урамнарында тавыш бирү өчен мобиль участоклар эшли башлады

Бүген – Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларының беренче көне.

1783 нче сайлау участогының тавыш бирү өчен мобиль пункты Горький паркы янында урнашкан. Сайлау комиссиясе автобусын күргән шәһәр кешеләре туктыйлар һәм тавыш бирергә баралар.

Тәртипне полициянең дежур хезмәткәре күзәтеп тора. Куркынычсызлык чаралары мөмкин булганча  күбрәк үтәлә. Сайлау комиссиясе әгъзалары шәхси саклану чараларын кулландылар - битлекләр һәм перчаткалар кияләр, кирәк булган социаль дистанцияне үтәргә тырышалар.

Шәһәр кешеләре чиратлап өстәл янына бюллетень алу өчен киләләр. Тавыш бирү өчен урналар автобус эчендә урнашкан.

Йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар үз расписаниеләре белән бүген һәм иртәгә тиешле тәртиптә эшләячәк.

Бердәм тавыш бирү көнендә 13 сентябрьдә сайлаучылар бары стационар сайлау участокларында гына тавыш бирә алачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы сайлаулар тавыш бирү лаешта реклама