Лаешлылар Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иттеләр
Җиңү бәйрәмендәге искиткеч май көне бу якты бәйрәмгә бик тә туры килде.
Автор фотосы
Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 77 еллыгына багышланган митингка Җиңү паркына шәһәребезнең йөзләрчә кешесе җыелды.
Шәһәрдә яшәүчеләр бәйрәм башланганчы ук Лаеш шәһәре башкарма комитеты бинасы янына җыела башлады. Мәктәпләр һәм техникум укучылары, полицейскийлар, коткаручылар, табиблар, шәһәребез учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары колонналар белән үттеләр. Йөрешне хәрби автомобильләр һәм мотоцикллар озатты. Митингта катнашучы лаешлылар күкрәгендә георгий тасмалары – Бөек Ватан сугышында Җиңү символы.
Чараны Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев ачты. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов мөрәҗәгать итте. Ул совет халкының илбасарларга каршы көрәштә тупланганлыгын, батырлыгын һәм фидакарьлеген тагын бер кат искә төшерде. Халыкыбызның тиңдәшсез батырлыгы дөнья тарихына мәңгегә язылган һәм буыннар хәтерендә сакланыр. Дин әһелләре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин бар кешене азатлык китергән бәйрәм белән котладылар.
1941-1945 елларда һәлак булган кызыл армия сугышчыларын бер минут тын калып искә алдылар. Аннан соң “Журавли” җыры көе яңгыраганда күккә күгәрчен формасындагы ак шарлар очырдылар. Лаешлылар Мәңгелек утка һәм һәлак булган ватандашларыбыз фамилияләре язылган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Җиңү паркыннан Лаеш урамнары буйлап “Үлемсез полк” акциясе старт алды. Бәйрәм Собор мәйданында дәвам итте, анда концерт булды.
ФОТО: http://laishevskyi.ru/news/kultura/kak-laishevo-otmechaet-77-uyu-godovshchinu-dnya-pobedy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев