Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешлылар үз илебез географиясен беләләрме?

Үткән якшәмбедә теләге булган һәр кеше географик диктанат язып бу фән буенча үз белемнәрен тикшерә алды.

Инициаторы Россия Президенты Владмир Путин булган бу масштаблы мәгариф акциясен Рус география җәмгыяте (РГО) дүртенче мәртәбә үткәрә инде. Безнең районда диктант дүрт урында үткәрелде: Лаешның 2нче мәктәбе, Имәнкискә, Олы Кабан һәм Габишево мәктәпләре.

Лаешның 2нче мәктәбенә география буенча белем дәрәҗәсен бәяләү өчен 14 кеше килгән. Аларның күбесе мәктәптә укучылар, әмма бу фәнгә битараф булмаган өлкәннәр дә бар иде. Катнашкан һәр кешегә индивидуаль номер бирелде, соңрак аның буенча РГО сайтында үз нәтиҗәләреңне белергә була.

-Бу география фәнен популярлаштыра, - дип сөйли Лаешның 2нче мәктәбе химия, биология һәм география укытучысы Рифкат Габдрахманов. – Аны гомуми үсеш һәм эрудиция өчен генә булса да белү кирәк. Без шундый зур һәм искиткеч илдә яшибез һәм без аның турында база белемен булса да белергә тиешбез.

45 минут эчендә катнашучыларга 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Узган еллардан аермалы буларак биремнәр шактый катлаулы булды, кайберләренә хәтта әзерлекле кеше дә һәрчак җавап бирә алмый. Бу берничә тәкъдим ителгән дөрес җавапны сайларга кирәк булган тестлар гына түгел , әмма рәсемле сораулар да, логика һәм фикерләүгә дә биремнәр булды. “Козлодуй” АЭСы кайсы илдә урнашуын, Тмутаракань тарихи җирлеге нинди ярымутрауга урнашканын, фенологиянең нәрсәләр үзләштерүен һәм башкаларны бар кеше дә белми.

-Сорауларны җиңү җиңел булмады, - дип раслады Рифкат Фәйзрахманович. – Кайда хаталар җибәрүемне чамалыйм, өстәвенә гадиләр бит. Димәк, тирәнрәк үзләштерергә омтылачакмын.

Лариса Плеханова да шундый ук фикердә.

-Мин белемем буенча география укытучысы, әмма миңа да җиңел булмады, - дип әйтеп үтте Лариса Павловна. -–Биремнәрне үтәү өчен бик тә эрудицияле һәм һәряктан әзерлекле кеше булу кирәк. Киләсе елда яхшырак язарга тырышачакбыз.

Мәктәп балалары өлкәннәр фикере белән килештеләр, сорауларның бер өлеше мәктәп программасы чикләреннән үтүен, әмма диктанат язуның кызыклы булуын билгеләп үттеләр. Тулаем ял көнне үзләренең географиядән грамоталылыкларын тикшерү өчен мәктәпкә килүләренә үкенүчеләр булмады.

Акциядә катнашучыларның барысы катнашу турында исемле таныклык алды. Диктантны махсус мәйданда яза алмаучыларның аны онлайн язу мөмкинлеге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев