Лаешлылар үзләре сайладылар
Лаеш районында яшәүчеләр үзара салым буенча референдумда актив катнаштылар. Авыл һәм шәһәр халкы кертелгән бер сумга Татарстан бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлгәндә торак пунктларны төзекләндерүгә берничә йөз сум акчаларын бирергә әзер булу, булмауларын хәл иттеләр.
Фәкать соңгы елда районның һәр авыл һәм шәһәр җирлегендә шактый проблемалар хәл ителгән. Сайлаучылар аларның тавышы хәл итеп булмаслык тоелган проблемаларны тормышка ашыруда ярдәм буласын аңлыйлар.
Кешеләр узган еллардагы нәтиҗәләрне күреп, сайлау участокларына теләп килделәр. Гадәт буенча өлкәннәр иртәдән килде.
-Тавыш бирүдә катнашу мөһим һәм кирәк тә, - дип исәпли Каипыда яшәүче Сергей Ершов. – Бу акчалар авыл тормышын яхшыртуга китәчәк.
-Безнең участокта 304 сайлаучы теркәлгән, - дип сөйли Чирпыдагы №1772нче участок сайлау комиссиясе рәисе Елена Бартеньева. – Сәгать 11гә 155 кеше килде инде, дүртесе алдан тавыш бирде.
Төрле фикерләр булуга да карамастан яшьләр дә референдумнан читтә калмады.
-Җыелган акчалар белеп кулланыла, - дип сөйли Имәнкискәдә яшәүче Ранилә Хуҗина. – Туган авылыбызны төзекләндерүдә бу мөһим адым, безнең дә, балаларыбызның да яшәү шартлары яхшырак булсын.
Чәчәк бизнесы белән шөгыльләнүче Шильниковлар гаиләсе тавыш бирергә иртәдән килде.
-Карагыз, Сокуры ничек яхшырды, - дип соклана Николай Александрович. – Бар җирдә чисталык – күзләр сөенә. Без узган елда да тавыш бирдек.
Өйдә тавыш бирү өчен Хәерби участок сайлау комиссиясе әгъзалары күзәтүчеләр белән бергә Наилә Сәмигуллинага юл тоттылар. Өлкән яшьтәге ханым участокка үзе килә алмаган.
-Тавыш бирергә һәрчак үзем бара идем, бу юлы сәламәтлегем какшап китте, - дип сөйли Наилә Рөстәм кызы. – Рәхмәт килделәр. Минем тавышның да файдасы булыр дип уйлыйм.
Ә Рождествено авыл җирлегендә кешеләр референдум нәтиҗәләрен көтеп тормаганнар һәм юл капламын үзләре ремонтлаганнар. Юлия Хевронина, Александр Северов һәм Равил Фатыйхов тәкъдиме белән Тангачида яшәүчеләр юлдагы чокырларны алдан китерелгән асфальт калдыклары белән тигезләгәннәр. Җирле халык сүзләре буенча, авыл кешеләре тырышып эшләгәннәр, үзләре өчен тырышканнар бит.
Референдумга йомгак берничә көннән ясалачак. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аңлатып киткәнчә, әгәр тавыш бирүчеләрнең 50%ыннан артыгы аның өчен тавыш биргәндә карар кабул ителгән дип санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев