Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешның юл хезмәткәрләре кышкы көйсезлекләргә әзер

Лаеш муниципаль районы башкарма комитетында видеоконференциядә юл-төзелеш тармагының кар көртләренә һәм бураннарга әзерлеге буенча фикер алышу булды. Бу проблеманы транспорт министрлыгы вәкиле Артем Чукин күтәрде. Ул җыелганнарга кышкы чорга җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы запасы әзерләнгәнен хәбәр итте. Бу вакытта 353 берәмлек транспорт эшләячәк. Көн саен республика магистральләренә 300 гә якын...

Лаеш муниципаль районы башкарма комитетында видеоконференциядә юл-төзелеш тармагының кар көртләренә һәм бураннарга әзерлеге буенча фикер алышу булды. Бу проблеманы транспорт министрлыгы вәкиле Артем Чукин күтәрде. Ул җыелганнарга кышкы чорга җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы запасы әзерләнгәнен хәбәр итте. Бу вакытта 353 берәмлек транспорт эшләячәк. Көн саен республика магистральләренә 300 гә якын техника, шулай ук 111 кран-трал җәлеп ителәчәк. Озын үрләрдә дежурлык җайга салыначак. Лаешның юл хезмәткәрләре начар һава торышын һәр яктан әзерлекле килеш каршы алачаклар. 300 тонна тирәсе бозлавыкка каршы катнашма юлларны яхшы хәлдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Кар чистарту техникасы әзерлек сызыгында. Авыр "FENDT" тракторы сатып алынган. Районда бар хезмәтләр буенча җаваплы затлар тәүлек әйләнәсе дежур тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев