Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта күп бала тапкан аналарны хөрмәтләделәр

Лаеш мәдәният йортының тамашалар залы әниләр көненә багышланган концертка килүчеләр белән шыгрым тулы иде.

Яшь әниләр һәм аларның бәләкәчләре белән сәхнәгә чыгуларын эченә алган гаҗәеп прологтан соң килүчеләрне район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова бәйрәм белән котлады.

-Теләсә нинди яшьтә булсак та әни җылысы, яратуы һәм ышанычы безнең өчен зур ярдәм. Аларның кайгыртуы һәм зирәклеге кыенлыкларны җиңәргә һәм уңышларга ирешүдә ярдәм итә. Ә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләр – безнең заманның чын геройлары, - дип басым ясады Татьяна Петровна. – Сезгә баш иябез һәм ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Безнең районда балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 527 күп балалы гаилә бар. Шуларның 467се өчәр бала, 36сы – дүртәр бала тәрбияли. 18 гаиләдә бишәр , дүрт гаиләдә алтышар бала. Ике гаиләдә 18 яшькәчә сигезәр бала тәрбияләнә.

Балаларга лаеклы тәрбия бирүгә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур өлеш кертүләре өчен Роза Шәйхетдиновага, Елена Рябцовага, Нина Ивановага, Елена Карандинага, Вера Евдокимовага һәм Татьяна Мельниковага район башлыгы рәхмәтләре һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Тамашачылар бию һәм вокаль коллективлар чыгышларын җылы кабул иттеләр. Бәйрәм концерты номерлары арасында Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое, запастагы полковник Борис Кузнецов сүз алды. Ул залдагы ханымнарны котлады, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм алга таба да район һәм тулаем илебез халкын арттыруга өлеш кертүләрен теләде.

Рус һәм татар телләрендә башкарылган җырларны алкышларга күмделәр.”Sunny voice” кечкенәләр төркеме һәм “Маленькая леди” номерлары сокландыргыч булды. Биш яшьлек артист Паша Назарычев әбиләр турында шигырь сөйләп күңелләрне кузгатты.

Бишенче яшендә беренче мәртәбә сәхнәгә чыккан Мәдинә Зәбирова үзенчәлекле ачыш булды. Аның “Әниләр турында” шигырьне үзгә укуы, залга күп санлы һава аша үбүләр җибәрүе алкышларга лаек булды.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәр һәм балалар чыгышлары да яхшы иде. Бай концерт программасы бәйрәмнең бер генә кунагын да битараф калдырмагандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы