Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта Татар киносы көне

Шәһәр мәктәпләре укучыларына һәм ЛТЭТ студентларына район мәдәният йортының зур экранында татар кинематографларының яңа "Возвращение памяти" һәм "Рудольф Нуриев. Начало" кинофильмнары күрсәтелде. Очрашуга составында республиканың билгеле һәм хөрмәткә ия язучылары һәм кинематографлары булган иҗат төркеме килде. Алар арасында - ТР "Татаркино" ГБУКның кинопрокат һәм кино күрсәтү буенча директор урынбасары, ТРның...

Шәһәр мәктәпләре укучыларына һәм ЛТЭТ студентларына район мәдәният йортының зур экранында татар кинематографларының яңа "Возвращение памяти" һәм "Рудольф Нуриев. Начало" кинофильмнары күрсәтелде.

Очрашуга составында республиканың билгеле һәм хөрмәткә ия язучылары һәм кинематографлары булган иҗат төркеме килде. Алар арасында - ТР "Татаркино" ГБУКның кинопрокат һәм кино күрсәтү буенча директор урынбасары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Садриев та бар.

Яшь тамашачыларга республикада беренчеләрдән булып әлеге киноленталарны карау мөмкинлеге бирелеп кенә калмады, алар бу фильмнарның режиссерлары, операторлары, продюсерлары белән дә аралаша алдылар.

Кунаклар фильмнар өстендә эшнең ничек баруы, аларны кайда төшерүләре, нинди артистлар җәлеп ителгәнлеге турында сөйләделәр. Беренче Бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгына төшерелгән "Возвращение памяти" документаль фильмының аерым эпизодларына фильм режиссеры Юрий Гвоздь аңлатмалар бирде. Тамашачылар "Рудольф Нуриев. Начало" уен кинофильмы турында бу фильмда әһәмиятле рольләрнең берсен башкарган ТР халык язучысы Рабит Батулладан турыдан-туры сорый алдылар. Тамашачылар сорауларына режиссер Фәрит Дәүләтшин һәм продюсер Леонид Славин да җавап бирде. Сүз уңаеннан, әлеге фильмның премьерасы Казанда күптән түгел генә, 30 октябрьдә булган. Ә соңрак дөньяда танылу казанган легендар кеше турындагы картина Әлки районында - бөтен дөньяга билгеле биюченең әнисе туган якта күрсәтелгән.

Әлбәттә, яшь тамашачылар күргәннәре турында кат-кат уйланмый, аның турында яшьтәшләре, укытучылары белән фикер алышмый булдыра алмаячак. Ә ике фильмның да яшьләрне тирәнтен фикер йөртергә, уйланырга этәрүе бәхәссез.

-Безнең районда яшәүчеләргә бу искиткеч фильмнарны күрсәтүне оештыру мөмкинлеге табугыз өчен зур рәхмәт сезгә, - дип кунакларга үз хисләрен белдерде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов. - Елдан-ел милли киноның сыйфаты һәм дәрәҗәсе үсә, яшьләрдә үз мәдәниятләренә, халык традицияләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүче яңа фильмнар дөнья күрә. Сезнең уңышлы иҗади карарларыгыз киләчәктә дә җәмгыятьтә рухи- әхлакый ориентирлар формалашуга уңай йогынты ясар дип ышанам.

Кинематографлар сүзләре буенча, Лаешка килү алар өчен эзсез үтмәгән. Һәм мөгаен, тиздән аларның яңа, Лаеш ягының бай үткәне, аның данлыклы традицияләре һәм искиткеч кешеләре турында сөйләүче фильмнары прокатка чыгар.

Татар кинематографиясе үсешенә зур өлеш кертүләре һәм Татар киносы көне үткәрүдә актив катнашулары өчен иҗат төркеме әгъзалары район башлыгы Михаил Афанасьевның рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево