Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаешлылар “Җиңү диктанты”ында катнаштылар

Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбендә оештырылган мәйданчыкта 50 кеше “Тарихи хәтер” проекты кысаларында диктант язды.

Үткән шимбәдә Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәп үз ишекләрен үзен тикшерергә теләгән һәм Бөтенроссия “Җиңү диктанты” акциясенә кушылучылар өчен ачты. Хәрби тематика буенча мәсьәләләрне тест режимында чишүдә  Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев һәм районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Лидия Грабалина актив катнашты. Лаеш техникумыннан үзләре теләп сугыш еллары тарихын белүләрен күрсәтүчеләр дә бар иде. 2нче мәктәп директоры Зөлфия Газизуллина һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Долотова да акциягә кушылдылар. Акция дүртенче тапкыр уза инде. Тест режимында 25 сорауга җавап бирүгә катнашучыларга 45 минут вакыт бирелде. Сораулар төрледән-төрле: кайбер биремнәрдә төшеп калган сүзләрне язарга, икенчеләрендә Бөек Ватан сугышы әсәрләре авторларын атарга, фраза яки бер кисәге буенча шәһәр исемен, вакыйга яки сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы исемен язарга кирәк иде. Бөек Ватан сугышына бәйле фильмнар һәм монументларга бәйле сораулар да бар иде.

Диктантта катнашучылар Бөек Ватан сугышы тарихын белүдә яхшы нәтиҗәләргә өмет ләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы лаешта реклама