Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта бала тудыру бүлеген ябалар

Лаеш шәһәре халкы Лаеш үзәк район хастаханәсендә бала тудыру йорты ябылуы турында хәбәр итте.

Бу яңалыкны кире кагу яки раслау өчен без Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә безгә ТР Сәламәтлек саклау министрының 2023 елның 1 сентябрендәге 2031 номерлы боерыгы нигезендә үзәк хастаханә ашыгыч бала табу очрагына һәм юлда бала табудан саклану өчен ургент бала тудыру залын калдыра дип расладылар.

«2023 елның 15 сентябреннән Лаеш үзәк район хастаханәсендә бала тудыру бүлеге ябыла», — дип раслады ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына сылтама белән Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибының кабул итү бүлмәсендә.

— Түбән һәм урта дәрәҗәдәге куркыныч астында булган хатын-кызлар Казан медицина университеты клиникасының Толстой урамындагы 4нче йортында дәваланырга һәм бала табарга тиеш. Ә югары дәрәҗәдәге астында булган хатын-кызлар Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә җибәреләчәк, — дип аңлатты ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш бала тудыру йорты