Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әлегә срогы чыккан таныклык белән йөрергә ярый

Редакциягә машина йөртүчеләрдән коронавирус пандемиясе чорында машина йөртү таныклыгын алыштыру турында аңлатмалар бирүне сораучы мөрәҗәгатьләр килә.

Бу сорауларны без Лаеш ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Барышевка җиткердек. Менә ул нәрсәләр аңлатты.

- Сергей Викторович, әгәр машина йөртүченең машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты тәмамланган булса, ул аларны ни арада алыштырырга тиеш?

-Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 18 апрелендәге Указы нигезендә, гамәлдә булу вакыты агымдагы елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр чыккан Россия машина йөртү таныклыклары үзләренең гамәлдә булуын алыштыруга кадәр саклап кала. Ә аларны 2020 елның 31 декабренә кадәр вакыт эчендә алмаштырырга кирәк.

-Аларның хокуклылыгын раслаучы ниндидер документ кирәкме?

- Мондый срогы чыккан таныклыклар нинди дә булса өстәмә расланмыйча һәм күрсәтелгән датага - 2020 елның 31 декабренә кадәр нинди дә булса чикләүләрсез гамәлдә булып санала.

- Искергән хокукларны алыштыру өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

-Машина йөртү таныклыкларын алыштыру өчен гражданнар «тере чират» тәртибендә, гражданнар һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясе таралудан саклауга юнәлдерелгән чараларны үтәп, ЮХИДИ бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә алалар. Моннан тыш, гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы ярдәмендә гариза бирүче өчен уңайлы көндә һәм вакытта теләсә кайсы теркәү-имтихан бүлекчәсенә тапшырырга мөмкин. Бу очракта сез 30% ташлама алып, акчаны һәм вакытны янга калдырасыз.

- Ә МФЦга мондый гариза белән мөрәҗәгать итәргә буламы?

-Әлбәттә. ТРда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре Россия машина йөртү таныклыкларын алыштыру һәм халыкара таныклыклар алу буенча документлар кабул итә.

Ахырда гражданнарны артык түземсезлек күрсәтмәскә һәм ажиотаж ясамаска чакырам. Алыштыру өчен вакыт җитәрлек. Теркәү-имтихан бүлекчәләре штат режимында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев