Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Үлемсез полк йөреше

​​​​​​​Үткәннәрдән башка бүгенгебез һәм киләчәгебез юк.

Шәһәр урамнары буйлап Лаешта яшәүчеләр һәм кунаклар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнары һәм якыннары портретлары белән үттеләр.

“Үлемсез полк” акциясендә Лаеш районында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты. Колонна башында яшь армиячеләр, алар кулында акция исеме язылган кызыл комач. Алардан соң район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә кулларына Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары портретларын тоткан чакырылган кунаклар.

Мәктәп балалары, шәһәр һәм район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре Туган илебез азатлыгы хакына кан койгыч сугышларда катнашкан үз туганнары һәм якыннары истәлеген хөрмәтләү өчен күп санлы колоннага кушылдылар.

“Үлемсез полк”та катнашучылар шәһәр урамнары буйлап Җиңү паркыннан Лебедева, Дзержинский һәм Горький урамнарыннан үттеләр, Җиңү көне бәйрәмен шәһәрнең Собор мәйданында дәвам иттеләр.

 

 

ВИДЕО: http://laishevskyi.ru/news/mәdәniyat/laeshta-lemsez-polk-marsh-aldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Үлемсез полк йөреше