Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Ленар Илалов: “Уйлаштык һәм Габишевога күчеп килдек”

“Яратель” кошчылык фабрикасы смена мастеры Ленар Илалов хикәясе – бормалы тормыш юллары турында, үз язмышың өчен җаваплылык турында.

Фото Ленар Илалов архивыннан

-Мин 1990 елның 9 маенда искиткеч табигатьле һәм яхшы кешеләр яшәгән авылда туганмын – Әлки районының Иске Алпар авылында. Әтием Илалов Әхтәм Хөснулла улы гомере буе совхозда тракторда эшләде. Ә әнием Венера Разак кызы сыерлар сауды, соңрак ашханәдә пешекче булды. Хәзер әнием пенсиядә. Кызганычка каршы, әтием 2021 елда арабыздан китте. Минем абыем да бар, ул гаиләсе белән Казанда яши.

Алпар урта мәктәбен мәктәбен тәмамлагач 2007 елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумына икътисадчы-бухгалтер белгечлеге буенча укырга кердем Беренче эш урыным “Красный восток – Агро” АҖдә баш бухгалтер вазифасында булды. Әмма анда озак эшләмәдем, чөнки көн саен шактый ерак булган поселокка йөрергә туры килде – предприятие анда иде. Анда бару кыен булды. 2010 елда Казанга киттем, пластик тәрәзәләр җыючы булып эшли башладым. Эшем ошады, сорау зур булды, бар шәһәр буйлап йөрдек. Тулай торакта бүлмә яллап тордым. Казанда булачак хатынымны очраттым һәм 2014 елда без өйләнештек. Элеккечә үк тулай торакта кечкенә бүлмәдә яшәдек. Әмма гаилә ишәергә торгач, торак проблемасын хәл итәргә туры килде. Мин "Яратель” кошчылык фабрикасы үз хезмәткәрләренә торак алуда ярдәм итә дип ишеткән идем. Хатыным белән уйлаштык, киңәштек тә Габишевога күченергә булдык. Ул чакта кызыбыз бар иде инде, ул 2015 елның 20 маенда туды. Башта шулай ук тулай торак бүлмәсендә яшәдек. Хатыным декрет ялында, мин 2015 елның 10 августыннан кош фабрикасында эшли башладым. Мине йөк ташучы итеп эшкә алдылар. Мин эшкә урнашканда анда директор Хисмәтуллин Ришат Сәхәп улы иде.

Мин көткәннәр акландымы соң? Тулысынча. Яшь гаилә өчен иң мөһиме – торак. Бу планда кошчылык фабрикасы миңа булышты. Мин документлар җыя башладым һәм бераз вакыттан соң ипотека буенча ике бүлмәле квартир алдым. Күп тә үтмәде кошчылык фабрикасы яңа заманча җитештерү-логистика склады төзеде һәм мин шунда күчтем. Анда эш җиңелрәк, ә хезмәт хакы күбрәк иде. Бераз вакыт үткәч миңа йөк төягеч йөртүче булып күчәргә тәкъдим иттеләр. Өйрәнү уздым, тиешле таныклык алдым һәм штабелер-йөк төягечтә йөртүче булып эшли башладым.

Өч ел үтә. Ленар бар эшне күңел биреп, җиренә җиткереп башкара. Күңел биреп башкарган эш җиңел дә була. Кушканнарны үтү, җаваплылык тоеп эшли. Җитәкчелек яшь эшчәнгә игътибар итә. Өч елдан аңа смена мастеры булырга тәкъдим ясагач, Ленар Әхтәм улы югалып кала. Ул уйлый-уйлый да ризалык бирә. Менә ике ел инде ул шушы вазифаны башкара.

-Мин эшем үземә ошый, - ди Ленар. – Кошчылык фабрикасы җитәкчелеге белән дә, эшчеләр белән дә эшлим. Барысы белән һәрчак уртак тел табам. Алай җитди проблемалар юк, алдыбызда торган бурычларны кыска срокларда һәм сыйфатлы башкарырга тырышабыз. Беләсезме, әгәр кешенең эшләргә теләге булса, әгәр ул тырышса, ул барысына ирешә. Менә кош фабрикасына яшьләр килә. Аларның кайсылары кала, кайсылары китә. Тырышлары кала. Эштә иң мөһиме – ул тырышлык. Әгәр кушканнарны үтәмәсәң, ялкаулансаң, үзеңә дә шундый ук мөнәсәбәт була. Һәр кемнең дә эшендә кыенлыклар буладыр, мөгаен. Кошчылык фабрикасында шулай кабул ителгән, барысы һәрвакыт бер-берсенә булыша. Теләсә нинди проблемаларны һәм кыенлыкларны Лаеш комплексы җитештерү начальнигы Марат Тимергазиев белән хәл итәм. Әгәр проблеманы үзебез хәл итә алмасак, директор Фәнис Нигъмәтуллинга һәм директор урынбасары Илшат Хөсәеновка мөрәҗәгать итәбез. Алар теләсә нинди мәсьәләдә дә ярдәм итәләр, киңәшләр бирәләр. Проблемаларны оператив хәл итәбез, нәрсәне ничек эшлисен тикшерәбез. Рәхмәт аларга. Безнең эш гади түгел. Әмма миңа ошый, әгәр эшкә бар күңелеңне бирсәң ул мораль һәм матди канәгатьлек тә китерә.

Минем хатыным Габишево балалар бакчасында эшли. Минем улым да шунда йөри. Ә кызым быел беренче сыйныфка укырга керде. Гаилә мөнәсәбәтләренә килгәндә исә,  проблемаларны, барлык кыенлыкларны бергә хәл итәбез. Гаилә кору өчен ярату җитә. Ә аны саклау өчен түзәргә һәм кичерергә өйрәнергә кирәк. Дөресен әйтәм, балалар тәрбияләү белән нигездә хатыным шөгыльләнә. Өйгә иртәрәк кайтырга тырышам, әлбәттә, күбрәк улым һәм кызым белән аралашырга, уйнарга, нәрсәгәдер өйрәтергә, нәрсәнедер аңлатырга. Тырышам, әмма һәрчак теләгәнчә барып чыкмый шул...

Шәһәрне авылга алыштыруыма үкенмим. Хәзер минем тормышым монда, алдагы язмышым да Габишево һәм безнең кош фабрикасы белән бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Ленар Илалов: “Уйлаштык һәм Габишевога күчеп килдек”