Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Ленинградның блокада икмәге

​​​​​​​Лаеш районы мәктәпләре Бөтенроссия “Блокада икмәге” акциясенә кушылды.

Барлык гомуми белем оешмаларында Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүнең 78 еллыгына багышланган төрле чаралар үтте.

“Блокада икмәге” Бөтенроссия хәтер акциясенең төп билгесе – 125 граммлы ипи телеме -  блокаданың иң кыен чорында кешегә бер көнгә икмәк бирүнең минималь нормасы нәкъ менә шундый була.

Ленинград тирәсендә чолгап алу боҗрасы 1941 елның 8 сентябрендә йомыла. Ленинград, Волхов һәм 2нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре немец гаскәрләрен  шәһәрдән куалар, бар Ленинград өлкәсен азат итәләр, бу 1944 елның 27 гыйнвары була.

Нармонкада “Җиңү волонтерлары” “Блокада икмәге” дип исемләнгән хәтер дәресе үткәргәннәр, Ленинград камалышын өзүнең 78 еллыгына багышланган “Перерыв на кино” фестивале киноларын күрсәтүне оештырганнар. “Блокада икмәге” хәтер акциясенә кушылганнар. Волонтерлар камалышның кыен көннәрендәге авырлыклар хакында язылган листовкалар тараталар. “Җиңү волонтерлары” оештырган икенче акция – “Радиолинейка”. Ул бер юлы ике вакыйгага багышланды: Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү һәм Холокост корбаннарын халыкара искә алу көне, ул да 27 гыйнварда билгеләп үтелә.

Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе укучылары камалышта һәлак булган гади кешеләрне һәм шәһәрне азат иткәндә гомерләре өзелгән сугышчыларны искә алдылар. Өлкән сыйныф укучылары кул сугышы элементларын күрсәттеләр. Ә мәктәп үзидарә әгъзалары сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.

Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге Атабай мәктәбендә Бөтенроссия “ Мәңге исәннәр шәһәре” темасына ачык дәрес булды, анда сүз камалыштагы Ленинградны саклаучылар турында барды. РДШ активистлары “Блокада икмәге” акциясе үткәрделәр.

Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә юнармия отряды әгъзалары педагоглар белән берлектә өлкән сыйныфларда класс сәгатьләре үткәрделәр. Яшь армиячеләр блокададагы Ленинградны батырларча саклау турында искәрттеләр. Шәһәрне тулысынча кайчан һәм ничек азат итү турында сөйләделәр.

Лаеш районы мәктәп балалары дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында Туган илебез бәйсезлеген яклаган батырларны хәтерлиләр һәм искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев