Лидия Грабалина: “Бер кеше дә игътибардан читтә калмасын”
Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы чираттан тыш конференция үткәрде, аның сәбәбе оешманың алыштыргысыз җитәкчесе Рашат Булатов арабыздан китүгә бәйле, ул аны 21 ел җитәкләде.
Сәнгать мәктәбе залына район авыллары, Лаеш шәһәре ветераннар советлары рәисләре һәм активистлары җыелды. Ветераннар һәм пенсионерлар белән очрашуга район башлыгы Илдус Зарипов, башлык урынбасары Татьяна Борһанова, райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, социаль яклау, пенсия фонды, үзәк район китапханәсе, фининс-бюджет палатасы, мәгариф идарәсе һәм районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре килде. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының җирле оешмасы рәисенә яңа кандидатура турында авыл җирлекләре ветераннар советлары рәисләре һәм район башлыгы үз чыгышларында әйтеп үттеләр. Чыгыш ясаучыларның барысы сайлауда бердәм булды. Бушаган вазифага актив тормыш позициясендә булган, район үсешенә шактый өлеш керткән Лидия Грабалинаны тәкъдим иттеләр. Зал Лидия Петровна кандидатурасы өчен бердәм тавыш бирде, ул Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары җирле иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайланды.
Конференция барышында район пенсионерлары өчен мөһим булган мәсьәләләр каралды, алар медицина ярдәме күрсәтүгә һәм диспансерлаштыруга, пенсия фонды эшенә бәйле иде. Ветераннар һәм пенсионерлар белән эшкә бәйле хезмәтләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре халыкның бу төркеменә караган проблемаларны хәл итәргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарының җирле оешмалары эшенә булышырга әзер булуларын белдерделәр. “Бер кеше дә игътибардан читтә калмасын” – сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының яңа рәисе Лидия Грабалина үз эшчәнлегендә шушы максатта эшләргә ниятли.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары конференциядә катнашучыларны зур булмаган концерт программасы белән сәламләделәр. Чарада катнашучыларның барысына хәйрия ярдәме йөзеннән иганәчеләр әзерләгән көнкүреш химиясе салынган паектлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев