Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лилия Кыямова: “Үзгәрешләр уңышы кешеләр ышанычына бәйле”

Кече Елга авыл җирлегендә үз эшләре турында хисап тоттылар

Сессиягә кадәр авыл халкы һәм кунаклар фойеда куелган азык продуктлары, халык иҗат әйберләре һәм Кече Елга җирлегендә яшәүчеләр казанышлары күргәзмәсен карадылар.

Лаеш район Советын башлык урынбасары Татьяна Борһанова тәкъдим итте. Җирлек башлыгы Лилия Кыямова үз чыгышын Кече Елгада театр төзүдә ярдәм иткәне өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерүдән башлады, сессия шул бинада үтте. Аның сүзләре буенча, ел дәвамында театр бинасында 15  түгәрәк эшләгән, 153 чара үткәрелгән, аларда 7300 кеше катнашкан. Театр хезмәткәрләре төрле дәрәҗә конкурсларда катнашканнар һәм призлы урыннар алганнар. Театрда бар Россиянең кызыклы кешеләре белән күп санлы очрашулар булган.

Кече Елга балалар бакчасы бинасында күптәннән көтелгән ремонт башланган. Авыл халкы яңа, уңайлы, заманча таләпләргә туры килгән бина ачылуын түземсезлек белән көтә. 2018 елда Кече Елгада яңа, якты, заманча һәм уңайлы ФАП ачылды.

Җирлек территориясендә “Просто молоко АГРО” ЧҖҖ һәм “Мираторг” АПК (2018 елдан эшли башлады) авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшли. Ике КФХ – Зарипов Ш.Р. һәм Зарипов Г.Б. бар. 2018 елда Гафур Зарипов югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен “Алтын көз” Бөтенроссия күргәзмәсендә алтын медаль һәм диплом алды.

2018 елда үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга Шуран авылында Новостройка урамына вак таш җәйгәннәр, Кече Елгада суэтем башня урнаштырганнар һәм суүткәргеч линияне алыштырганнар. Планлаштырылган эшләр тулы күләмдә башкарылган.

Лилия Альбертовна Кече Елгада күпер ремонтлау мәсьәләсен хәл итүдә булышкан район башлыгына рәхмәт белдерде. Хәзер авылда асфальт белән капланган, тотып алынган һәм яктыртылган заманча бетон күпер бар. Җирлектә тагын бер олы вакыйга -  ике урамга 500 м озынлыкта асфальт җәелгән, балалар бакчасы һәм медпункт янында машина кую урыннары булдырылган. 2019 елда җирлектә балалар бакчасын капиталь ремонтлау, суүткәргеч челтәрне алыштыру, суэтем башня урнаштыру, авыл Советы бинасын ремонтлау, авыл тарихы музеен торгызу, урам яктырткычлары урнаштыру һәм территориядә кәрәзле элемтәне яхшырту планлаштырыла.

Өлкән участок уполномоченные Фазыл Зыяутдинов хокук тәртибе хакында бәян итте. Ул кешеләргә республика территориясендә алдау очракларының артуы турында кисәтте.

Татьяна Борһанова җирлек эшенә йомгак ясады. Ул җирлектә тулаем эшнең яхшы үтәлүен, Шуран, Полянка авыллары буенча кайбер мәсьәләләр, су һәм яктырту белән тәэмин ителүдә проблемалар булуын билгеләп үтте.

Эшләр авыл җирлеге территориясендә тормышка ашырылачак программаларга салынган. Эшләр күп әле һәм аларны уртак көч белән алып бару зарур.

Чара азагында Татьяна Петровна һәм Лилия Альбертовна җирлектә яшәүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырдылар. Лаеш районындагы иң зур кар сыны өчен райбашкарма комитетының эшләр башкаручысы Виктор Воробьев диплом тапшырды. 20 кешедән торган коллективның иҗаты – кардан ясалган мич – тулы бер сәнгать эше. Ул төнлә дә, көндез дә яктырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев