Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

ЛТЭТ студентлары Ватан Геройларын сәламләделәр

Лаеш техник-икътисад техникумы актлар залында Геройларны алкышлар белән каршы алдылар.

Автор фотосы

Чара Россия һәм Татарстан флагларын алып керү һәм тиешле гимннар башкару белән башланды.

Студентлар белән очрашуга Россия Герое Газинур Хәйруллин килде. Ул Ил-76 һава судносы командиры Владимир Шарпатов белән самолетны Кандагар (Әфганстан) янында һава күтәрә алган, очучылар анда елдан артык әсирлектә булганнар һәм россия экипажының җиде әгъзасын азат итеп Казанга әйләнеп кайтканнар. Соңрак бу чын вакыйгалар нигезендә “Кандагар” фильмы төшерелгән.

-Авылның иске клубында легендар очучы Михаил Девятаев белән очрашканнан соң җиденче сыйныфта укыганда ук самолетларда очарга булдым. Аның һәр сүзен дикъкать белән тыңладым, вакытлар үткәч аның белән аралашырмын һәм ул мине “Булдырдыгыз!”дип җилкәмнән  чәбәкләр дип уйламадым да, - дип уртаклашты Россия Герое. -  Минем хыялым чынга ашты, мин бу һөнәрне сайладым, аны яраттым: рәхәтләнеп очтым, эшемә теләп бардым. Үз юлыңны дөрес сайлау мөһим. Лаеш техникумы студентлары һөнәр сайлауда ялгышмаганнар дип уйлыйм.

Чарага Лаешта яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин да чакырылган иде. Ул 1977 елда яңа “Арктика” атом бозваткычын сынаулар барышында моряклар төркемендә Төньяк полюста зәмһәрир салкында СССР Дәүләт флагын күтәрү өчен ун метрлы флагштокны кулдан урнаштырган.

-Сезне яхшы киләчәк көтә, шуңа күрә сезгә ул вакытта безгә караганда күбрәк белү кирәк. Бу катлаулы вакытта алга чыгу өчен белемнәрне ятлау түгел, ә өйрәнү процессына иҗади килү сорала.  Нәрсә булса да булдырырга омтылыгыз, үз якыннарыгызны, туганнарыгызны, дусларыгызны яратыгыз, үз Туган илебезгә тугры булыгыз, - дип теләкләрен җиткерде Социалистик Хезмәт Герое.

Алып баручылар Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага сүз бирделәр. Ул республикада 24 Россия Федерациясе Герое, шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары яшәвен әйтеп китте. Бу очрашуда чын геройлар булуы район өчен горурлык ул.

-Герой булып тумыйлар, алар булалар. Бүген безнең Туган илебез бәйсезлеген саклыйлар, шул исәптән Лаеш районы егетләре дә. Безнең һәр кайсыбыз бөек җиңүгә үз өлешен кертә, - дип басым ясады министр һәм студентларга мөрәҗәгать итте. – Мин сезгә батырлык һәм ныклык телим, ә бүген сезнең төп бурыч -  һәр кайсыгыз лаеклы граждан һәм яхшы кеше булу өчен тырышып уку.

Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов Лаеш техникумының районда ватанпәрвәрлек үзәгенә әйләнүен билгеләп үтте: “Сез яңа һөнәрләр үзләштерәсез. Монда  хокук саклау эшчәнлеге, беспилотниклар һәм авиация. Сезнең белән легендар һәм танылган кешеләр аралаша. Ватанпәрвәрлек бүген аеруча зарур, безнең илебез үз бәйсезлеген яклый һәм безнең егетләр алгы сызыкта. Без берләшергә тиешбез, шул чакта бергә көчле булырбыз”.

Кунаклар арасында Олы Кабан мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Вильданов та бар иде. Ул бүләкләр алып килгән һәм техникум директоры Эльвир Якуповка СВО зонасы наемнигы шлемы, шулай ук музей өчен танкист шлемофоны  тапшырды.

Геройлар истәлекләре белән уртаклаштылар һәм катнашучылар сорауларына җавап бирделәр Студентлар хәрби әзерлек буенча үз осталыкларын күрсәттеләр һәм “ТЭТЛ” төркеме музыкаль номерларны вокаль-инструменталь башкаруны тәкъдим итте. Очрашу азагында Геройлар һәм чара кунаклары үз теләкләрен Россия флагында калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ЛТЭТ студентлары Ватан Геройларын сәламләделәр