Мәчетләр янәшәсендә су чыганаклары барлыкка килә
“Чишмә” проекты Сиңгелдә яшәүчеләрне эчә торган чиста су белән тәэмин итә.
Лаеш районында “Чишмә” социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Сиңгел авылында эчә торган яңа су чыганагын төзү башланды.
Бу күп акчалар кертүне таләп иткән игелекле проект. Аның максаты – авылда яшәүчеләрне бушлай эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Чыганак мәчет янәшәсендә булачак. Проектның башлап йөрүчесе - тернәкләндерү һәм җайлашу үзәге генераль директоры, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Гайнетдинов.
Исегезгә төшерәбез, безнең районда андый чыганаклар челтәре барлыкка килде инде: Усадыда, Сокурыда, Габишево, Имәнкискә һәм Столбищеда. Хәзерге вакытта Сиңгел авылында “Чишмә” проектын тормышка ашыру буенча эшләр тулы көчкә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев