Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Максат» ның максаты нинди

Лаеш районында татар яшьләре лидеры «Максат» XVII мәктәбе ачылды

«Идел» яшьләр үзәгенә төрле төбәкләрдән татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары җыелды.

Ачылу тантанасы Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров һәм башка югары дәрәҗәле затлар катнашында узды.

Эксперт Илдар Гәрәев стратегик планлаштыру, оешмалар структурасы, проект офисы һәм ресурслар җәлеп итү буенча белем бирү блоклары уздыра.

Казан Башкарма комитетыннан Диләрә Рамазанова төбәкләрнең үз потенциалын куллануын анализлады һәм шәхси бренд төзү турында сөйләде.

«Беренче походлар» проекты мастер-классларында катнашучылар ориентлашу, көнкүрешне оештыру, җәяүле туризм һәм туган якны өйрәнү күнекмәләрен үзләштерделәр.

КФУдан филология фәннәре кандидаты Николай Максимов туган телне һәм мәдәниятне белүнең лидер өчен мөһимлеген ассызыклады, шулай ук татар телен укыту проблемалары турында фикер алышты.

Мәктәп дүрт көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Максат» ның максаты нинди