Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Машина йөртүчегә ничек тоткарланудан котылырга

Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре 2018 елның өч аенда КоАПның 20.25 маддәсе 1 бүлеге буенча - "Административ җәза үтәүдән баш тарту" га 60 беркетмә төзегәннәр. Исегезгә төшерәбез, анда сүз административ штрафны түләмәү һәм бу хокук бозу өчен җәзалар турында бара. -Җәза түләнмәгән административ штраф суммасыннан ике тапкыр артык күләмдә административ штраф...

Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре 2018 елның өч аенда КоАПның 20.25 маддәсе 1 бүлеге буенча - "Административ җәза үтәүдән баш тарту" га 60 беркетмә төзегәннәр.

Исегезгә төшерәбез, анда сүз административ штрафны түләмәү һәм бу хокук бозу өчен җәзалар турында бара.

-Җәза түләнмәгән административ штраф суммасыннан ике тапкыр артык күләмдә административ штраф рәвешендә, әмма бер мең сумнан ким салынмый. - дип кисәтә Лаеш районы ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов. - Чаралар кырысрак та булырга мөмкин: унбиш тәүлеккә кадәр административ арест яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр.

Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, 2018 елда 20.25 маддә буенча сигез машина йөртүчегә штраф салынган, ә алтысы административ кулга алынган. Тагын 44 беркетмә каралуда.

-Машина йөртүчеләргә аерым бер шартларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге дә бирелә, - дип өсти Альберт Шамил улы. - Ул административ штраф салыну турында карар чыгарылган көннән 20 көннән дә соңга калмый түләнергә тиеш. Әмма җитди бозулар өчен мондый ташламалар каралмаган: тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасына яңадан идарә иткән өчен; транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өчен яки идарә итүне исерек кешегә тапшырган өчен;тизлекне тагын 40км.дан арттырган өчен; светофорның яки көйләүченең тыю билгесен кабат үтәмәгән өчен; "каршы хәрәкәт" юлына кабат чыкканга, бер яклы хәрәкәт юлында каршы юнәлеш юлына чыккан өчен; зыян күрүчегә җиңел яки уртача зарар салып кагыйдә бозганга; исерек булу-булмауга медицина тикшерүе үтүдән баш тарту һәм һәлакәт вакытында яки инспекторлар туктатканда исерек хәлдә булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район