Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мавыгучан балалар саны арта

2013 елдан Столбище урта мәктәбендә фәнни-техник иҗат актив үсә. Моңа фәнни-техник иҗат өчен база мәйданчыгы ачуга республика гранты оту ярдәм итте. Бүгенге көндә база мәйданчыгы дүрт юнәлеш буенча эшли: робототехника, суднолар модельләштерү, агач белән эшләү, техник модельләштерү. Бу юнәлешләрнең максаты мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итүдән гыйбарәт. Робототехника һәм башлангыч...

2013 елдан Столбище урта мәктәбендә фәнни-техник иҗат актив үсә. Моңа фәнни-техник иҗат өчен база мәйданчыгы ачуга республика гранты оту ярдәм итте.

Бүгенге көндә база мәйданчыгы дүрт юнәлеш буенча эшли: робототехника, суднолар модельләштерү, агач белән эшләү, техник модельләштерү. Бу юнәлешләрнең максаты мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итүдән гыйбарәт.

Робототехника һәм башлангыч техник иҗат түгәрәген физика укытучысы Денис Каплин алып бара. Эшнең беренче нәтиҗәләре дә бар инде: 2016 елда аның тәрбияләнүчеләре мәктәп балалары арасында кәгазь самолетлар җибәрү буенча Татарстан Республикасының II чемпионатында җиңүче һәм призерлар булдылар. "Техник модельләштерү" юнәлеше буенча да җиңү бар. "Принтер 3D "Маркетон" республика конкурсында өлкән сыйныф укучылары педагог җитәкчелегендә үз куллары белән 3D принтер җыйдылар һәм бу бәйгедә җиңүче ун мәктәп арасына керделәр.

Суднолар модельләштерү түгәрәген технология укытучысы Павел Булкин алып бара, ул үзе дә бу кызыклы эш белән мавыга. 2015 елда Столбище мәктәбе укучылары "Туган илне сакларга әзербез" республика конкурсы кысаларында суднолар модельләштерү буенча икенче урын алдылар. Быел мәктәп базасында суднолар модельләштерү буенча республика ярышлары булды. Анда Столбище мәктәбе командасы иң көчле дүртлеккә керде.

Елдан-ел балаларның техник юнәлештәге түгәрәкләрдә шөгыльләнү белән кызыксынуы арта, мавыгучы укучылар саны үсә. Ә бу иң мөһиме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район