Мәхәббәт һәм тугрылык
Җәйнең иң кызган вакытында, табигать үзенең җылысын юмарт өләшкәндә, Россиядә иң якты бәйрәмнәрнең берсе — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Тантаналы чаралар районыбызның барлык почмакларында узды, ә район ЗАГС бүлеге диварларында гаилә парларын хөрмәтләү булды.

Бәйрәмнең төп геройлары — «мәхәббәт» һәм «тугрылык» сүзләре алар өчен бөтен тормышларының мәгънәсе булган кешеләр иде. Гадәт буенча, никахта ярты гасыр һәм аннан да күбрәк гомер иткән парлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» иҗтимагый медаленә лаек булдылар. Бу кешеләр — гаилә институтының нигезе, ә аларның зирәклеге яшь буыннар өчен үрнәк булып тора.

Бу көнне туганнарының һәм якыннарының алкышлары астында биш гаилә пары үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар. Иван һәм Татьяна Тифоровлар алтын туйларын (50 ел) билгеләп үттеләр. Владимир һәм Валентина Фединнар инде 45 ел бергә. Миңнулла һәм Галия Зәйнуллиннарның берлеге исә 52 ел дәвам итә. Анатолий һәм Нина Шишковлар 50 ел бергә гомер итәләр. Рифкать һәм Вәсилә Сәгдуллиннар тормыш сукмагыннан 55 ел кулны-кулга тотынып баралар. Бу тарихларның һәркайсы кабатланмас, әмма аларны иң мөһиме — бер-береңне ишетә белү, авыр минутта ярдәм итү һәм дистә еллар дәвамындагы үзгәрешләр аша гаилә учагын саклау берләштерә.

«Гаилә — ул иске фотоальбомнарда кадерләп сакланучы данлыклы тарихыбыз гына түгел, ә безнең киләчәгебез дә», — дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге мөдире Айгөл Локманова җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. Һәм моның иң яхшы дәлиле булып соңгы көннәрдәге вакыйгалар тора.

Нәкъ ике атна элек, 15 июньдә, тормыш Сәгыйровлар гаиләсенә икеләтә бәйрәм бүләк итте — аларның игезәк балалары дөньяга килде. Улларына Әмир һәм Әнсәл дигән яңгыравыклы исемнәр кушканнар. ЗАГС вәкилләре бәхетле әти-әниләрне турыдан-туры өйләренә барып котладылар, аларга гаилә тулылану уңаеннан район администрациясенең истлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Йортта балалар көлүе яңгыраганда, бәхет арта гына. Күпбалалы әти-әниләр — районыбызның чын горурлыгы, аның төп стратегик ресурсы. Балаларны лаеклы тәрбияләгән өчен истәлекле һәм көнкүрештә бик кирәкле бүләкләрне өч гаиләгә тапшырдылар. Максим һәм Яна Лобановлар өч бала үстерәләр: Анна, Роман һәм Мария. Эдуард һәм Регина Тарасовларның гаиләсендә кайгыртучанлык атмосферасында Азалия, Лев һәм Мия үсеп килә. Ә Инсаф һәм Алина Сафиннарда соклангыч өч бала — Ибраһим, Исламия һәм Имран үсә.
Бәйрәм җылы кочаклашулар, чын күңелдән елмаюлар һәм бергәләп парлы фотога төшү белән тәмамланды. Әмма гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча эш бәйрәм көне белән генә тәмамланмый. Чөнки гаилә көчле булса — район көчле, ил куәтле, димәк, безнең киләчәгебез ышанычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев