Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучылар Лаеш балалары өчен «тәмле» мастер-класс оештырдылар

Чара Лаеш районының «Родной край — Туган як» якташлыгы һәм Махсус хәрби операция ветераннары союзы тарафыннан район җитәкчелеге ярдәмендә уздырылды.

   «Белогорье» яшьләр үзәгендә Лаеш балалар йорты, 1нче гимназия һәм Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәп укучылары җыелды.
   Балалар алдында Мароккодан килгән махсус хәрби операция катнашучысы чыгыш ясады. Ул гитарада уйнады һәм үз телендә җырлар башкарды. Аннары гитараны Лия исемле укучы кыз алды. Музыкантларны көчле алкышларга күмделәр. Шулай ук «Белогорье» үзәгендә музыкаль түгәрәк оештыру тәкъдиме дә яңгырады.
Бүгенге көннең иң кызыклы өлеше — «трайфл» пирожноесын ясау буенча мастер-класс булды. Бу — стакан эчендәге кечкенә тортик рәвешендәге инглиз кухнясы ризыгы. Эшкә керешкәнче, балалар, чын кондитерлар кебек, кулларын юдылар, алъяпкычлар һәм башлыклар киделәр. Аннары белгечләр җитәкчелегендә бисквит, җиләк һәм каймактан үзләренең кулинария шедеврларын тудырдылар. Үз куллары белән ясаган тәмле күчтәнәчләрне балалар өйләренә алып кайттылар.
   Чара финанс грамоталылыгы дәресләре белән тәмамланды. «Амаль» финанс йорты белгече Илһам Абдулбагыев балаларга һәр тиенне исәпләп баруның, «финанс мендәре» булдыруның һәм кредитларга җаваплы карауның мөһимлеге турында сөйләде. Алган белемнәрен балалар уен формасында ныгыттылар һәм оештыручылардан бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев