Медицина хезмәткәрләре көне белән. Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Медицина хезмәткәре һөнәренең үзенчәлеге шунда - табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары өчен ял көннәре һәм бәйрәмнәр юк – алар һәр көнне дежур торырга яки чакыруга чыгарга әзер. Бу ак халатлы кешеләргә карата аерым хөрмәт уята.
Ил пандемиягә каршы тору зарурлыгы белән очрашкан вакытта, сезнең җилкәләргә шактый йөк төште. Бу катлаулы ситуациядә үз миссиягезгә тугры калуыгыз һәм еш кына шәхси вакытыгызны, туганнарыгыз белән күрешү мөмкинлеген корбан итеп, һөнәри бурычыгызны үтәвегезне дәвам иткән өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтлемен. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугры булуыгыз, шәфкатегез күп кешеләргә актив эшчәнлеккә әйләнеп кайтырга, иртәгәсе көнгә ышаныч табарга, янәдән тормыш шатлыгын тоярга мөмкинлек бирде.
Армый-талмый хезмәт куйган, үз-үзен корбан иткән, кешеләргә булган мәхәббәт, һөнәргә тугрылык өчен барлык медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!
Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев